ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

 Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасының өлкәннәр төркеменә йөрүче балалар район балалар китапханәсендә булдылар, алар өчен укытучылар һәм остазлар елы кысаларында, бөек һәм талантлы балалар язучысы Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Сказочные уроки Константина Дмитриевича Ушинского» дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Презентация ярдәмендә балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Балаларга «Как рубашка в поле выросла», «Четыре желания», «Ветер и солнце» хикәяләре кычкырып укылды. Аның әсәрләре буенча төзелгән мультфильмнар караганнан соң төп геройларның кылган гамәлләре буенча фикер алышу булып узды.
Ушинскийның барлык әсәрләре дә яхшылыкка, хезмәт сөючәнлеккә, үзара ярдәмләшүгә өйрәтәләр.

Казан шәһәрендә рус әдәбияты буенча Республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Безнең районнан 4 укучыдан торган команда катнашты. Иске Җөри урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мортазина Гөлфия Рәүф кызы призер булды! Призерны әзерләгән укытучы Габдрахманова Миләүшә Мидхәт кызы. Укучыны һәм укытучыны бу зур җиңү белән котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!

3 март көнне район балалар китапханәсендә Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасының өлкәннәр төркеменә йөрүчеләр өчен, укытучылар һәм остазлар елы кысаларында, бөек һәм талантлы балалар язучысы Константин Дмитриевич Ушинскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Сказочные уроки Константина Дмитриевича Ушинского» дигән мәгълүмат сәгате уздырылды. Презентация ярдәмендә балалар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Балаларга «Как рубашка в поле выросла», «Четыре желания», «Ветер и солнце» хикәяләре кычкырып укылды. Аның әсәрләре буенча төзелгән мультфильмнар караганнан соң төп геройларның кылган гамәлләре буенча фикер алышу булып узды.

 Ушинскийның барлык әсәрләре дә яхшылыкка, хезмәт сөючәнлеккә, үзара ярдәмләшүгә өйрәтәләр.

Балигъ булмаганнар арасында хокукый культураның гомуми дәрәҗәсен күтәрү һәм хокук бозуларны профилактикалау, шулай ук закон ярдәмендә үз хокукларын яклый белүне формалаштыру кысаларында мәдәният хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар белән әңгәмә үткәрделәр.

1 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан “Наркотикларга урын булмасын” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәнең төп максаты: укучыларыбызга наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә төрле китаплар, буклетлар куелды. Китап укучылар тематик әңгәмәдә катнашып, анкета сорауларына җаваплар бирделәр

РСФСР ның атказанган сәүдә хезмәткәре, Ленин ордены кавалеры, милли татар ашсуын дөньяга таныткан якташыбыз Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган, яшь пешекчеләр һәм аш-су осталары арасында, беренче район фестивале булып узды.


7
март, 2023 ел
сишәмбе

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Теләче муниципаль районы башлыгы Н.Н. Хаҗипов котлавы

6 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якынлашып килүче 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Ак күңелле әниләр” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәдә  бүгенге көндә  уллары махсус хәрби операциядә һәм армия хезмәтендә  булган мәдәният хезмәткәрләренең әниләре һәм тормыш иптәшләре чакырылды.

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 5 март көнне Шәтке авылы мәдәният йортында «Гүзәл затларыбыз, сезнең өчен» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Чараның программасы бик кызыклы булды: Мөхәммәтхановлар гаиләсе тамашачыларга матур концерт бүләк итте, анда тамашачылар яратып өлгергән номерларын күрсәттеләр, шулай ук лотерея уеннары да булды. Әлеге могҗизалы бәйрәм безнең гаҗәеп хатын-кызларыбызга җылы очрашу булды. Сәхнәдән тормышыбызны җылытучыларга  матур  котлаулар һәм теләкләр яңгырады.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының тиешле инициативасын республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады. Проектлар Форпостның җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр формированиеләре үзәгеннән " Я с тобой" һәм "Олимп" Яшьләр үзәгеннән  ,,Бренд - Лаборатория: Исследуй, Создавай, Адаптируй" проектлары җитәкчесе Майсурадзе Кристина Яшьләр министрлыгыннан 1,405 410 сум күләмендә грант ярдәме алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International