ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Наркомания - бүгенге көндә иң актуаль һәм киң таралган проблемаларның берсе булып тора.  Шушы проблеманы кисәтү уңаеннан Алан авылы китапханәсендә «Наркотикларга –юк!” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә ил халкының сәламәтлегенә карата  куркыныч тудыручы наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар, мәкаләләр тәкъдим ителде. Яшүсмерләргә һәм яшь китап  укучыларга «Наркотикларсыз яшәүгә өстенлек бир», «Наркотиклар - киләчәксез тормыш» дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.

Чарада катнашучылар ерак үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Татар халкының гореф-гадәтләре турында белделәр, татар өе һәм аның бизәлеше, көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Чара татар халкының традицион тәм-томнары коймак һәм бавырсак белән чәй эчү белән тәмамланды. Бу чара  укучыларны татар халкының рухи һәм матди культурасына җәлеп итәргә, ата-бабаларының тормыш рәвеше, көнкүреше, хезмәт кешеләре белән таныштырырга ярдәм итте.

 3 март көнне Әбде авыл китапханәсендә Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында Россия педагогикасына нигез салучыларның берсе булган язучы, галим, укытучы, әдәбият белгече Константин Дмитриевич Ушинский тууына 200 ел тулуга багышланган чара узды. К.Ушинский Россиядә башлангыч уку өчен беренче дәреслекләр - «Родное слово» һәм «Детский мир», шулай ук хайваннар турында хикәяләр һәм әкиятләр язган.  К. Ушинскийның педагогик һәм иҗади эшчәнлегендә иң мөһиме - ул үз сүзе белән балаларга «гаделлек», «игелек», «хезмәт сөючәнлек» төшенчәләрен ача алды.

Шуңа бәйле рәвештә Үзәк авыл китапханәсендә балалар рәсемнәре конкурсы узды «И это время называется весна!». Балалар үзләренең рәсемнәрен тәкъдим иттеләр, аларда язның бөтен матурлыгын, аның гаҗәеп табигатен ачык төсләр белән күрсәттеләр. Барлык рәсемнәр күтәренке кәеф, яз сулышы белән тулды.  Китапханәдә әлеге рәсемнәрдән күргәзмз оешты.  

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтү максатында оештырылган “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” патриотик акциясе Казаклар авылында киң колач алды.

Бердәмлек, ярдәмчеллек, мәрхәмәтлелек авырлыклар килгәндә сынала. Казаклар авылы халкы да берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Берәүләр көндәлек кирәк-яраклар җыйса, икенчеләре җылы оекбашлар, бияләйләр бәйли. Ярдәм даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора.

Китапханәче яшьләргә бу авыру турында сөйләде, аның симптомнары, инфекция чыганаклары һәм профилактика белән таныштырды. Авыру таралуның төп сәбәпләре - начар гадәтләр (тәмәке тарту, алкоголь, наркомания) булуына аерым игътибар бирелде.Укучылар рәсемнәр ясадылар. Укучыларга «Вместе против туберкулеза» буклетлары тапшырылды.

Бөек пост алдыннан атна дәвамында билгеләп үтелә. 2023 елда Масленица 20-26 февральдә билгеләп үтелә.

«Ярдәм кулы» клубы кысаларында Теләче муниципаль районының «Родник» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Фәхриева Әлфинә чираттагы гамәли дәрес үткәрде. Дәреснең темасы: 8 март көненә багышланган «Әнигә бүләк». Дәрестә оригами техникасы, пластик кәгазь кулланылды. Күләмле төсләр һәм яфраклар детальләрен ясау һәм тоташтыру эзлеклелеген аңлатты, шулай ук аппликациядә картиналар өчен детальләр җыю аңлатылды. Үз кулың белән башкарган поделкалар якын кешеләр, аеруча әниләр өчен 8 Март кебек матур бәйрәмдә бүләк итәргә искиткеч бүләк булачак.

    3 март көнне Теләче районы Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстанда милли мәдәният һәм традицияләр елына багышланган «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе» дигән спорт бәйрәме узды. Әниләр һәм әтиләр бәйрәмдә  йөгерделәр һәм сикерделәр, җиңүләргә бик шатландылар. Балалар ата-аналарының яратуына һәм кайгыртуына, яннарында иң кадердерле кешеләре булуына сөенделәр.    Җиңү теләге  гаилә командасын берләштерә, тагын да ныгыта.. Бу бәйрәм балалар һәм аларның әти-әниләре хәтерендә озак сакланачак.

      Барлык катнашучылар да зур шатлык һәм уңай эмоцияләр алды. Балалар өчен  әти-әниләр янәшәсендә булу-зур бәхет! Барыгызга да гаилә бәхете, сәламәтлек һәм мәхәббәт телибез!

8 Март бәйрәме алдыннан Теләченең 3нче номерлы  балалар бакчасында "Теремок", «Өч кыз», «Куян кызы» әкиятләре буенча театральләштерелгән тамашалар узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International