«Ярдәм кулы» клубы кысаларында Теләче муниципаль районының «Родник» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Фәхриева Әлфинә чираттагы гамәли дәрес үткәрде. Дәреснең темасы: 8 март көненә багышланган «Әнигә бүләк». Дәрестә оригами техникасы, пластик кәгазь кулланылды. Күләмле төсләр һәм яфраклар детальләрен ясау һәм тоташтыру эзлеклелеген аңлатты, шулай ук аппликациядә картиналар өчен детальләр җыю аңлатылды. Үз кулың белән башкарган поделкалар якын кешеләр, аеруча әниләр өчен 8 Март кебек матур бәйрәмдә бүләк итәргә искиткеч бүләк булачак.