1 март - Халыкара наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне.

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Наркомания - бүгенге көндә иң актуаль һәм киң таралган проблемаларның берсе булып тора.  Шушы проблеманы кисәтү уңаеннан Алан авылы китапханәсендә «Наркотикларга –юк!” дип исемләнгән күргәзмә әзерләнде. Күргәзмәдә ил халкының сәламәтлегенә карата  куркыныч тудыручы наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар, мәкаләләр тәкъдим ителде. Яшүсмерләргә һәм яшь китап  укучыларга «Наркотикларсыз яшәүгә өстенлек бир», «Наркотиклар - киләчәксез тормыш» дигән мәгълүмати буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International