Масленица-гасырлар аша безнең көннәргә кадәр күп санлы гореф-гадәтләр белән борынгы славян бәйрәме.

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Бөек пост алдыннан атна дәвамында билгеләп үтелә. 2023 елда Масленица 20-26 февральдә билгеләп үтелә.

Май чабу кышны күңелле озатулар, язның җылысын  шатлык белән каршылау, язгы табигатьне яңарту белән бәйле. Бәйрәм гадәттәгечә күңел ачу, чанада шуу Май чабу курчагын яндыру һәм ,әлбәттә, кызарып пешкән кайнар коймакларны ашау белән уза. Элек-электән коймак кояш символын хәтерләтеп, ритуаль әһәмияткә ия булган.

20-26 март аралыгында  Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре Май чабуга багышланган мәдәни чаралар уздырды.  Китапханәдә тематик күргәзмә эшләнеп аңа күзәтү үткәрелде, Май чабу атнасының барлык көннәре турында стенд ясалды, “Солнечная масленица” дип исемләнгән фестиваль үткәрелде. Соңгысына күрше авыллардан катнашучы командалар чакырылды. Алар  май чабуга багышланган уеннар бәйгесендә  актив катнашты. Биредә  күңелле җырлар һәм такмаклар яңгырады, барлык кунаклар кайнар коймак, бал һәм варенье белән чәй эчте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International