ЯҢАЛЫКЛАР


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Шул уңайдан, Югары Кибәхуҗа  авылы китапханәсендә 4 март көнне “Тормыш яме - Әнкәй, хатын-кыз” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә әлеге бәйрәмнең тарихын чагылдырган материаллар, хатын-кыз образына дан җырланган әсәрләр, шигырьләр, журнал битләрендә басылган күренекле гүзәл затлар турында язмалар урын алды.

4 нче март көнне Урта Мишә авылы клубында шигъри җанлы кунакларыбыз, җырчы-шагыйрә Сирена Гатиятова, авылдаш шагыйрәбез Дамира Миннебаева белән “Мин бәхетле шигъри җанлы булып туганыма” дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. 2016 елда Д.Миннебаеваның “Апрель кызы” дигән шигырьләр китабы, 2021 нче елда С.Гатиятованың “Гомерем келәме” дип исемләнгән тәүге шигырьләр җыентыклары басылып чыга. Кичә әлеге китаплардан алынган матур шигырьләр белән үрелеп барды. Шагыйрәләребез укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга җавапларын бирделәр. Гармун моңнарына кушылып, берсеннән-берсе матур җырларын да бүләк итте мөхтәрәм кунакларыбыз һәм авылдашларыбыз. Очрашу иҗади һәм җылы атмосферада узды.

5 март көнне, Алан авылы китапханәсендә, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан,"Әнкәйләргә назлы сүзләр" дигән әдәби кичә узды, тематик күргәзмә әзерләнде. Китапханәче үзенең котлау сүзләре белән бәйрәмне ачып җибәрде.

2023 ел - Россиядә Укытучылар һәм остазлар елы һәм Бөтендөнья кычкырып уку көне уңаеннан Роберт Миңнуллин исемендәге республика балалар китапханәсе "Укытучы образы балалар китабы битләрендә" дип исемләнгән акция оештырды.

Шуның иң күркәме - чигү. Чигүне татар кызлары аеруча яраткан. Бигрәк тә сөлгеләр, кулъяулыклар, алъяпкыч итәкләрен, тәрәзә пәрдәләрен, карават кырларын, мендәр тышларын чиккәннәр. Егетләргә истәлеккә чиккән кулъяулык бирү- халкыбызның иң матур гореф-гадәтләренең берсе, ул  иң зур бүләкләрдән саналган, мәхәббәт, тугрылык билгесе булган. Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган.

8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 5 март көнне Шәтке авылы мәдәният йортында «Гүзәл затларыбыз, сезнең өчен» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Чараның программасы бик кызыклы булды: Мөхәммәтхановлар гаиләсе тамашачыларга матур концерт бүләк итте, анда тамашачылар яратып өлгергән номерларын күрсәттеләр, шулай ук лотерея уеннары да булды. Әлеге могҗизалы бәйрәм безнең гаҗәеп хатын-кызларыбызга җылы очрашу булды. Сәхнәдән тормышыбызны җылытучыларга  матур  котлаулар һәм теләкләр яңгырады.

Кешелек дөньясы каршында хәзерге көннең иң куркыныч афәте – наркомания һәм аңа каршы көрәш проблемасы тора. Шул уңайдан Максабаш  авылы  китапханәсендә    “Заман афәтеннән ерак булыйк” дип исемләнгән күргәзмә эшләнде.  Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар урын алды.

Алар бергәләп "Әкиятләр иленә сәяхәт" кылдылар. Монда кызыклы әкиятләр укылды, төсле рәсемнәр каралды. Балалар яраткан әкиятләре турында сөйләделәр. Китапханәче балаларга китаплар бүләк итте. Әлеге чараның максаты: яшь буында кечкенәдән китапка мәхәббәт уяту иде.

Бөек Россия укытучысы, язучы Константин Ушинскийның 200 еллык юбилее уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә "Ушинский әсәрләренең тылсымлы зирәклеге" китап күргәзмәсе оештырылды. Индивидуаль сөйләшүдә китапханәче балаларны язучының кыскача биографиясе белән таныштырды, катнашучылар «Четыре желания» әсәрен укыды һәм укыганнары турында сөйләште. К.Д. Ушинский хикәяләрен укыганда, барыбызның да уйланырлык фикерләребез туа, чөнки бөек укытучының идеялары бүгенге көнгә кадәр актуаль булып кала.

4 нче март көнне Алан урта мәктәбе укучылары Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче солдатларның әниләре һәм Украинада хезмәт итеп, ялга кайткан офицер Гилязов Р.  белән очраштылар. Әлеге очрашу Алан мәдәният йорты белән берлектә үткәрелде. Очрашу концерт  номерлары белән үрелеп барды. Укучылар солдат әниләренә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Әниләр сорауларны  җавапсыз калдырмадылар. Әлеге очрашу җылы  атмосферада узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International