ЯҢАЛЫКЛАР


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Бу көнне әбиләр, әниләр, апалар, сеңелләр, кызлар туганнары, якыннары, дуслары тарафыннан игътибар, искиткеч котлаулар һәм теләкләр, бүләкләр, чәчәкләр бәйләме кабул итәләр. Шармыш авылы хатын-кызлары өчен «Ах, какие женщины» дигән исем астында бәйрәм кичәсе уздырылды. Әлеге бәйрәм кичәсендә  бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр ишетелде. Хатын-кызлар кызыклы конкурсларда катнашып, матур җырлар җырлап, шигырьләр сөйләп күңел ачты. 8 март көненә китапханәдә  шулай ук «Женщины оживают на страницах книг» дип исемләнгән күргәзмә төзелде.

6 март көнне, Иске Җөри урта гомумбелем бирү мәктәбендә, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын- кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру максаты белән, “Татар кызы - 2023” бәйгесе үткәрелде. Бәйгедә Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта гомумбелем бирү мәктәбеннән һәм Теләче районы мәктәпләреннән берсеннән берсе чибәр, уңган, тапкыр гүзүл затларыбыз көч сынашты. Бәйгедә Олы Мәтәскә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Мингазова Исламия катнашып, "Тамашачы мәхәббәте" номинациясендә җиңүче булды.

Күкчә авылы китапханәсендә бәйрәм хөрмәтенә мәдәният хезмәткәрләре балаларга яраткан әниләре турында шигырьләр укыттылар. Балалар кызыксынып һәм яратып шигырьләрне кычкырып укыдылар, яттан да сөйләделәр. Уку кызык! Ә кычкырып уку — икеләтә кызык! Чөнки кычкырып укыганда кешеләр үз хисләрен башкалар белән уртаклаша, аларга үз кәефләрен һәм хисләрен җиткерә.

Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендә “Талантлы яшьләр – халкыбыз горурлыгы” - Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан районыбызда узучы фестиваль-конкурс кысаларында яшьләр концерты үтте. Фестивальдә җирлекнең талантлы яшьләре бик актив катнашты, аларның һәрбер чыгышы тамашачылар тарафыннан зур алкышларга күмелде. Бу фестивальгә әзерлек барышында Казаклар авылы китапханәчесе дә актив катнашты. Әлеге фестиваль районыбызда яшәүче яшьләрнең рухи һәм иҗади үсешенә ярдәм итү максатыннан үткәрелә.

Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә шагыйрә Сиренә Гатиятова белән "Мин бәхетле шигъри җанлы булып туганыма" дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үткәрелде. Әлеге бәйрәм Сиренә Гатиятованың "Гомерем келәме" дип исемләнгән китабындагы шигырьләр, җыр һәм бию белән үрелеп барды. 

7 март көнне Бөтендөнья кычкырып  уку көне кысаларында һәм Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Максабаш авыл китапханәсендә  «Әни турында хикәяләрне кычкырып укыйбыз» дип исемләнгән чара уздырылды. Әлеге чарада “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар катнашты. Алар күргәзмәгә куелган китаплар арасыннан үзләренә ошаган китапларны сайлап алып иптәшләренә кычкырып укыдылар. Чара бик җылы, дустанә мохиттә үтте, балаларда бик зур тәэсир калдырды.

Без бу бәйрәмгә быел әбиләребезне, дәү әбиләребезне чакырдык.Әбиләре булмаганнарның әниләре килде. Балалар кадерле дәү әниләренә биюләр, җырлар, шигырьләр бүләк иттеләр. Үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Әбиләр бик яратып балаларның чыгышларын карадылар, ихластан кул чаптылар.Бакча коллективына үзләрен зурлап чакырганнары өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

2023 елның 15 марты – Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне. 2023 елның 13 мартыннан  алып 24 мартка кадәр  кулланучылар сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнары территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк.


9
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

ЮИД лар хәрәкәтенең 50 еллыгын бәйрәм итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында МБДОУ-Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында «ЮИД белән очрашу» чарасы узды. Чара Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ дәүләт инспекторы, полиция лейтенанты Киямов Л.Т. һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге начальнигы Ягъфәрова Г.Н., шулай ук МБГУ «Теләче УГМ» ЮИД  командасы (җитәкче Гатиятов Р.Р.) катнашында узды.

6 март көнне Иске Җөри урта мәктәбендә язгы бәйрәм алдыннан «Татар кызы 2023»бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә  Балык Бистәсе районының Күгәрчен урта гомуми белем бирү мәктәбеннән һәм Теләче районы мәктәпләреннән 12  кыз көч сынашты. Конкурс 4 турда үткәрелде: " Кызлар белән танышу"," Интеллектуаль тур"," Кулинария осталыгы", "Иҗади конкурс". Бу конкурста безнең Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбеннән 8 сыйныф укучысы Гайнетдинова Назлыгөл катнашты  һәм  конкурста үзен лаеклы итеп күрсәтте һәм Диплом белән бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International