10 мартта өстәмә белем бирү педагогы Рамил Рәсип улы Гатиятов җитәкчелегендәге чаңгычылар командасы «АрскМеталл» призына Ф.К. Гарафиев истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары буенча Арча муниципаль районының ХІІ традицион ачык беренчелегендә катнашты .
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, 8 Март бәйрәме уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Утыраек әле бүген кич" дип исемләнгән уенлы фольклор кичә уздырды.
5 март көнне Иске Җөри модель китапханәсендә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Хатын-кызның күрке - яулык” дип исемләнгән кичә уздырылды. Әлеге кичәгә китапханәнең актив укучылары чакырылды. Кичә кунакка килгән әниләрне тәбрикләү сүзе белән башланып китте. Китапханәчеләр яулыклар тарихы турында сөйләделәр, шулай ук кичәгә килгән кунакларыбыз үзләренең яулыклар турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.
2023 елның 5-9 март көннәрендә Түбән Новгород өлкәсендә Теләче муниципаль районы балаларны сәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәге укучысы, Баландыш төп мәктәбе укучысы Тимербаев Раил (тренеры өстәмә белем бирү педагогы Җаббаров Алмаз Фоат улы) Татарстан Республикасы җыелма командасы составында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында бадминтон буенча Россия Беренчелегендә катнашты. Уеннар нәтиҗәләре буенча, ир-атлар парлы разрядында (19 яшькә кадәр) Раиль 3 урынны алды, команда зачетында Татарстан 2 урынны алды.
Шәдке балалар бакчасында, балалар тәрбияче апалары белән “Юлда сак бул, бызлавык” темасына презинтация карадылар. Ахырда тәрбияче Касимова Г.С. балаларны бозлавык вакытында, урамда йөргәндә үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды. Балалрга юлда һәм уйнаганда бик сак булырга, авыр вакытта бер-береңә булышырга кирәклеге аңлатылды.
8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Баландыш авылы мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Капка төбе» фольклор кичәсе үткәрелде. Кичәдә катнашучылар татар халык җырларын, шаян такмакларны искә алдылар, мәзәкләр сөйләделәр. Кич буе татар халык уеннары уйналды, яшьлек һәм үткән еллар җырлары яңгырады.
ЮИД лар хәрәкәтенең 50 еллыгын бәйрәм итү чараларын гамәлгә ашыру кысаларында МБДОУ-Теләче 3 нче номерлы балалар бакчасында «ЮИД белән очрашу» чарасы узды.
Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Олы Мишә авылы китапханәсендә "Ак теләкләр Сезгә бүләгем" исемле әдәби чара үткәрелде. Бу чарага уллары махсус операциядә булган һәм Армия сафларында хезмәт куючы ир-егетләребезнең әниләре белән "Ак калфак" хатын-кызлар оешмасының активлары чакырулы иде. Төрле уеннар белән үрелеп барган әлеге чарада катнашучылар "Иң тапкыр ханым", "Иң моңлы ханым", "Иң хисле ханым" һәм "Иң белемле ханым" исемнәренә ия булдылар. Кичәнең икенче өлеше мул табын артында җанлы әңгәмә белән дәвам итте.
7 март көнне Сауш авыл китапханәсендә китапханәнең актив китап укучылары белән "Тормыш яме – әнкәй, хатын-кыз" темасына әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче тарафыннан Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү тарихы турында сөйләнелеп, танылган хатын-кызлар турында язылган китапларга, яңа журналларга күзәтү ясалды. Китапханәгә килгән хатын-кызлар бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашып, китапханәче әзерләгән уеннарда һәм викторинада актив катнаштылар. Үзләренең яраткан шигырьләрен укып, яшьлек җырларын искә төшерделәр. Чара чәй эчү белән тәмамланды.
7 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә балалар язучысы Дәрҗия Аппакованың тууына 125 ел тулуга багышланган “Җуелмас мирас” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Ул балалар өчен хикәяләр, әкиятләр, пьесалар язган. Китапханәбез фондында язучының “Кечкенә Бануның тарихы”, “Сараның башыннан үткәннәре” исемле китаплары бар. Дәрҗия Аппакованың әсәрләре бүген дә актуальлеген югалтмый, балаларны тәрбияле, әдәпле, кешелекле булырга өйрәтә.