ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2023 ел
җомга

12 мартта Байлар Сабасында  бадминтон буенча Татарстан Республикасы шәхси Кубогының 2 этабының зона туры узды

09-10 март көннәрендә Казанның Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча 15 һәм 19 яшькә кадәрге Татарстан Республикасының шәхси һәм команда беренчелеге узды. Безнең районнан өстәмә белем бирү педагогы Алмаз Фоат улы Заббаров тәрбияләнүчеләре катнашты.


13
март, 2023 ел
дүшәмбе

Ике йөк, дүрт җиңел машинага кирәк- яраклар, продукция төяп тынгысыз Теләче, Саба егетләре юлга кузгалды. Алар арасында Олы Мәтәскә авылы егете Фәнил Әхмәтвалиев та бар. Изге эшкә үз өлешләрен кертеп, ярдәм кулы сузган кешеләргә волонтерлар һәм район җитәкчеләре олы рәхмәтле. Егетләр исән - сау изге сәфәрләрдән әйләнеп кайтсыннар дип телибез!

2023 елның 12 мартында өстәмә белем бирү педагогы Рамил Рәсип улы Гатиятов җитәкчелегендә 4 кешедән торган укучылар өстәл теннисы буенча ОРСМ « Идел» Беренчелегендә катнаштылар.

2023 елның 12 мартында «Балаларны – сәламәтләндерү белем бирү(профильле) үзәге» бадминтончылары командасы, бадминтон буенча Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында шәхси Кубокның 2 этабында катнашты.

10 мартта Арча шәһәрендә "Арча Металл"ҖЧҖ призына Ф.К. Гарафиев истәлегенә багышланган чаңгы узышлары буенча Арча МРның ХІІ традицион Ачык беренчелеге үткәрелде. Бу ярышта безнең Баландыш төп мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы Хәйретдинов Ибраһим катнашты һәм 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!

9-11 мартта Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә 19 яшькә кадәрге бадминтон буенча Татарстан Республикасы команда беренчелеге узды. Анда тренер А. Ф. Заббаров җитәкчелегендә безнең Баландыш төп мәктәбе укучылары катнашты.

Россия Кораллы көчләренең Украинанадагы махсус хәрби операциясе барышында һәлак булган якташыбыз, күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән Дмитрий Павлович  Дормидонтов истәлегенә Олы Нырсы урта мәктәбендә "Нәниләр чаңгы юлы" бәйгесе узды. Ярышта Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары да актив катнашты.

Рабит Батулла безгә язучы буларак кына түгел, ә җәмәгать эшлеклесе, театр режиссеры, педагог, драматург, публицист һәм сатирик буларак та билгеле. Татарстан Республикасынын халык язучысы, Г.Тукай исемендэге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулланың 85 яшь юбилее уңаеннан Баландыш авыл китапханәсендә “Эзләнүләр юлыннан” дип исемләнгән күргәзмә ясалды.

10 март көнне Теләче балалар китапханәсендә, кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен, Сергей Михалковның тууына 110 ел тулуга багышланган «Балачак иле шагыйре» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар күренекле шагыйрьнең иҗаты белән таныштылар. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар шуны сөйли: Сергей Владимирович төрле жанрларда эшләгән, ул шигырьләр, пьесалар, өлкәннәр һәм балалар өчен сценарийлар, җырлар, сатиралар, мәкаләләр, искәрмәләр язган. Михалков С.В. шулай ук, Советлар Союзы һәм Россия гимннары текстларының авторы да булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International