ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2023 ел
җомга

 15 март көнне Балалар иҗат үзәге коллективы, «Укытучыларда белем бирү процессында уңай эмоцияләр формалаштыру өчен шартлар тудыру» дип исемләнгән методик атналык кысаларында, тәҗрибә уртаклашу максатыннан,  Иске Җөри авылы модель китапханәсендә булып кайттылар. Хәзерге заман технологияләрен кулланып ясалган әлеге китапханә һәр кешене үзенә җәлеп итеп тора. Безнең максат әлеге яңа технологияләр белән , яңа чыккан әдәби китаплар беләнтанышу, алда көтелгән язгы канул вакытына кружок балалары белән экскурсия вакытларын билгеләү иде.

Һәр бала үз халкының үткәнен, ата-бабаларның ничек көн иткәнен, ни белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. 

Шушы максат белән, 14 нчы март көнне, Балалар иҗат үзәгендәге  “Паутинка” түгәрәгенә йөрүче  балалар, өстәмә белем бирү педагогы Галимзянова Ф.Г. җитәкчелегендә, Теләче урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеена сәяхәт ясадылар. Балалар музейда  сакланып калган кул эшләре, халык киемнәре, эш кораллары белән  таныштылар. Музей җитәкчесе Халилова З.Р. үз чыгышында хәзерге тормышның кадерен белү, өлкәннәрне хөрмәт итү, үткән тарихны белеп, аны саклау, үзеннән соң буынга да тапшырып калдыру  турында мәгълүмат бирде. 

Олы Нырсы мәдәният йортында китапханә белән берлектә шигъри җанлы кунагыбыз җырчы, шагыйрә Сиринә Гатиятова белән “Мин бәхетле шигъри җанлы булып туганыма” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Сиренә апа Гатиятованың 2021 нче елда соңгы елларда иҗат ителгән шигырьләре, җырлары тупланылып “Гомерем келәме” дип исемләнгән китабы басылып чыкты. Кичәбез әлеге китаплардан алынган матур шигырьләр белән үрелеп барды.

Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә язучы, драматург Әхмәт Фәйзинең тууына 120 ел тулу уңаеннан "Серле каләм иясе" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китап укучылар язучының тормыш юлы  һәм иҗаты белән таныштылар. Соңыннан язучының әсәрләреннән өзекләр укып, сорауларга җавап бирелде.

Чара барышында китапханәчеләр наркотикларның зыяны, аларның төрләре, куллану нәтиҗәләре, наркотик матдәләр җәлеп итү һәм куллану ысуллары, наркомания белән җинаятьчелек арасындагы бәйләнешләр турында сөйләделәр. Китапханәчеләр әңгәмәсен тыңлагач, балалар үз фикерләре белән уртаклаштылар. Наркомания - үлемгә китерүче куркыныч авыру һәм проблема, ул бик авыр чишелә һәм бүгенге көнгә кадәр эффектив дәвалау ысуллары юк .

Осталык дәресе гореф – гадәтләребез, милли йолаларыбыз “Каз өмәсе”, “Каурый өмәсе” турында сөйләшүдән башланып китте. Аннан соң канатларны сыдырып, өстә бераз гына калдырылды. Мондый формадагы каз канатлары табаларны һәм камырны майлау өчен май канаты ясарга материал булып хезмәт итә. Ул экологик яктан зарарсыз, майлаганда камырның барлык бөгелешләренә үтеп керә ала, тирә-ягына май сипми. Китапханәче чарада катнашучыларны май канаты үрү серләренә төшендерде. Алар гармунга кушылып җырлый - җырлый берсеннән-берсе уздырып канатлар үрделәр. Чара барышында “Йөзек салыш”, “Канат”, “Түбәтәй” уеннары уйналды, чөнки борынгыдан ук кешеләр хезмәтне һәм күңел ачуны берләштерә белгәннәр.

Китапханәче "Әллүки" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә һәр халыкның тормышында  мөһим урын биләп торган  мәдәни мирасыбыз турында сөйләде

Яз көне балалар өчен күңел ачулар – ул боз өстендә сулыкларда йөрү, велосипедта чабу, пикникка бару. Ләкин шуны онытмаска кирәк, әлеге күңел ачулар аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә язгы куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү бик мөһим. Балаларга экран аша төрле ситуацияләр күрсәтелде, елгалардагы бәхетсезлек очракларының сәбәпләре, язгы чорда юлларда нинди куркынычлар булуы ачыкланды. Мәсәлән, бозлавыкта таеп егылырга яки боз сөңгеләре эленеп торган түбәләр астында йөргәндә төрле җәрәхәтләр алырга мөмкин, шулай ук боз астына китү куркынычы да бар

Фин сугышында безнең күп кенә якташларыбыз катнашты, аларның берсе Ксенофонтов Александр Кузьмич.

Белем бирү өлкәсендә һәрдаим төрле кызыклы бәйгеләр оештырыла. Безнең Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркеме балалары да әлеге конкурста бик теләп катнашалар. Үзләренең тырышлыкларының нәтиҗәсе өчен һәрчак тиешле бүләкләрен дә алалар. Бу юлысы без “Татарстанның милли уеннары” бәйгесендә катнашып, өченче урынга лаек булдык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International