26 апрельдә татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның тууына 137 ел тула. Шул уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “И мокатдәс моңлы сазым” дип исемләнгән әдәби кичә үтте. Чара барышында балалар Г.Тукайның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштылар, шигырьләрен сөйләделәр, шулай ук "Кәҗә белән сарык", "Бала белән күбәләк", «Гали белән кәҗә" әсәрләрен сәхнәләштерделәр. Китапханәче катнашучылар белән бергә «Туган авыл» һәм «Китап» шигырьләренә анализ ясады, әлеге шигырьләр шагыйрь иҗатының үзенчәлекләрен ачарга ярдәм итте.