ЯҢАЛЫКЛАР


23
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

18-19 мартта  Байлар Сабасында  өстәмә белем бирү педагогы Р. Р. Гатиятов җитәкчелегендәге «Балаларны cәламәтләндерү – белем бирү (профильле) үзәге” командасы 2011 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча XXI ачык шәхси-команда бөтенроссия ярышларында катнашты (М.Н. Миңнеханов мемориалы).

Биредә Теләче урта мәктәбенең  2010-2011 елгы 16 укучыдан торган, физик тәрбия укытучысы Хакимов Рафиль Рефат улы җитәкчелегендә, “Юность» командасы катнашты. Егет-кызлар барлыгы алты төр спорт уеннарында көч сынашты. “Баскетбол”, Җиңел атлетика”, “Тэг-регби”, “Спорт ориентирлашуы”, “Шахмат”, “Брейн-ринг”.  Бу төр спорт ярышларын  команда зур көч һәм ныклы әзерлек белән үтеп чыга алды. Республиканың иң көчле 14 командасы арасында Теләче урта мәктәбе командасы лаеклы 3 урынны алып грамота һәм дипломнар белән бүләкләнде!  Җиңүче командаларны кичә, 17 март көнне Алабуга шәһәрендә бүләкләделәр. Котлыйбыз! Укучыларга һәм аларны ярышларга әзерләгән Рафил Рефатовичка киләчәк спорт ярышларында да уңышлар телибез!

18 нче  мартта бөтен ил тарих барышын үзгәрткән вакыйга  билгеләп үтелә. 18 нче март көнне Алан уртамәктәбендә тарих укытучысы Хөсәенова Р.Г. "Кырым белән Россиянең яңадан берләшүе" дип исемләнгән тарихи дәрес  уздырды. Тугыз ел элек Кырым Русия белән янә берләште. 2014 елның 18 мартында халык теләген Кремльдә килешүгә кул кую белән рәсми рәвештә ныгыталар. Кырымның Россия белән берләшүе көнен бәйрәм итү алдыннан без халкыбызның намусы һәм батырлыгы темасын күтәрәбез, әлеге вакыйганың тарихын искә төшерәбез.

18 март көнне Олы Мишә урта мәктәбе авыл җирлеге белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрде. Бәйрәм укучылар тарафыннан оештырылган ярминкә белән башланып китте. Бәйрәмдә төрле спорт уеннары оештырылды. Уеннар матур җырлар белән үрелеп барылды. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

17 март көнне район мәдәният йортында «Без бергә» балалар сәнгать иҗаты милли фестиваленең муниципаль этабы булып узды. Безнең Баландыш төп гомумбелем биру мәктәбеннән 3 нче сыйныф укучылары Гыйләҗиева Мәдинә, Йосыпова Мәрьям (җитәкчеләре-Тимербайева Ф.М.) һәм 8 нче сыйныф укучылыры Галимов Гадел, Гайнетдинова Назлыгөл (җитәкчеләре-Сафина А.Э.) чыгыш ясадылар. Гран-прига ия булучылар фестивальнең зона турында катнашачак.

2023 елның 24 марты – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.

22.03.2023 елдан 17.04.2023 елга кадәр Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарында Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча халык сорауларына җавап бирәчәк


22
март, 2023 ел
чәршәмбе

21 март көнне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында «Балаларны туган телгә өйрәтүдә балалар бакчасы һәм мәктәп дәвамлылыгы» дигән темага семинар-киңәшмә узды.

2023 елның 22 мартында Үзәк урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле укытучылары өчен «Инглиз теле дәресләрендә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру» темасына район семинары узды.


17
март, 2023 ел
җомга

14-16 март көннәрендә Әтнә дәүләт драма театры бинасында “Созвездие - Йолдызлык” эстрада сәнгатенең XXIII ачык республика телевизион фестиваленең зона этабы булып үтте. Анда районыбыз балалары һәм яшьләре дә актив катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.

Укытучы...  Бүген галим дә, ташчы да, иген игүче дә синең олы исемең алдында баш ия. Чөнки теләсә кайсы һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International