26 апрельдә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә.

2023 елның 2 мае, сишәмбе

Аның китаплары балаларны туган як матурлыгын күрә белергә, игелеккә өйрәтә, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга чакыра. Бөек шагыйрьнең 137 еллыгы уңаеннан, китапханәнең яшь укучылары өчен "Милләтемнең җырчы тургае" дип исемләнгән-музыкаль кичә үткәрелде.Чарада балаларга шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнелде. Балалар аның биографиясеннән күп яңалыклар  ишеттеләр. Туган ил, туган тел,табигать темасына кагылышлы шигырьләр укыдылды, әкият – поэмалар белән таныштырылды. «Иллюстрация буенча Тукай әсәрен уйлап тап» дигән кечкенә генә викторина балаларга бигрәк тә ошады, алар сорауларга бик теләп җавап бирделәр. Чара барышында  балалар бөек  шагыйребезнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Ә ахырда бергәләп татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын  җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International