19 март көнне Сауш авылы китапхәнәчесе, мәдәният йорты белән бергәлектә “Нәүрүз - түрдән уз!” исеме белән язны каршы алу бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне алып баручы кичә барышында килгән кунакларны Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән таныштырды. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә чакырылган иде. Балалар һәм олылар кичә барышында халкыбызның милли уеннарында катнашты, авылыбыз үзешчәннәре әзерләгән концерт номерларын карады. Бәйрәмгә килүчеләргә казанда пешкән пылау һәм кайнар коймак тәкъдим ителде. Бәйрәм бик күңелле үтте.
Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында, яшь буында милли бәйрәмнәргә, гореф-гадәтләргә һәм традицияләргә кызыксынуны уяту максатыннан, 18 март көнне мәктәп һәм Әбде мәдәният йорты директоры Абдуллина Ф.Т. белән берлектә Нәүрүз милли бәйрәме уздырылды. Чара барышында катнашучылар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында белделәр, «Нәүрүз»нең тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме булуын белделәр. Бәйрәмгә язның беренче хәбәрчесе кара карга һәм бәйрәм хуҗасы Нәүрүз килгән иде. Чарада катнашучылар алар белән бергә җырлар җырладылар, биеделәр, халык уеннары уйнадылар, яз турында табышмаклар чиштеләр. Шуннан соң Нәүрүз барысын да кайнар чәй һәм тәмле коймак белән сыйлады. Чара һәркемгә күтәренке кәеф бүләк итте.
Халкыбыз элек-электән үк кешеләрдә, бигрәк тә яшь буында туган җиргә, Ватанга мәхәббәт, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәт-итагать, хезмәт сөю, һөнәргә, белемгә омтылу, батырлык, гаделлек, сабырлык, тыйнаклык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләп килгән. Балаларны патриотик рухта әхлакый тәрбияләү - бүгенге көннең мөһим проблемаларының берсе булып тора
Фестиваль-конкурс вокаль-хор сәнгатен үстерү, иҗади коллективларны һәм сәләтле балаларны ачыклау, шулай ук укучыларның рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбиясен көчәйтү максатларында уза. Конкурс программасында безнең Үзәк балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм 1-10 сыйныфларның вокаль коллективлары катнашты. Сәхнәдә заманча хәрби җырлар да, совет чорының хәрби композицияләре дә яңгырады.
Бүген Олы Мишә урта гомумбелем бирү мәктәбендә ата-аналар өчен ачык дәресләр үткәрелде. Дәресләрдән соң, өченче чирек йомгаклары буенча ата- аналар җыелышы булып үтте. Мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Люция Заһитовна укучыларның өлгереше, укытуның сыйфаты, 9-11 сыйныфларда бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек белән таныштырды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Әминовна “Компьютер һәм интернет куркынычсызлыгы” дигән темага чыгыш ясады, формаль булмаган куркыныч берләшмәләр турында мәгълүмат бирде. Әти-әниләргә балаларның интернетны максатчан куллануын контрольдә тотарга кирәклеген аңлатты. Хәзерге заманда интернет челтәре бик күп файдалы мәгълүмат һәм белем генә бирми, зур куркыныч та тудыра бит.
Концертны тәрбияче Г.Х.Мингазова һәм әти-әниләр оештырды. Биюләрне Шаипова Р. куйды. Нәкъ әниләр җырлаганча , һәр әти-әни бала дип яши. Шуңа күрә балаларга балалар бакчасында бөтен уңай шартларны тудырырга тырышалар. Бу концерт та шул максаттан оештырылды. Концертта балалар бергә җырладылар, биеделәр, ә өлкәннәр берсеннән –берсе тматур җырларын, биюләрен, төрле кызыклы скетчларын бүләк иттеләр. Концертка мобилизациядәге 3 егетнең әниләре дә чакырылган иде. Аларга һәм мобилизациядәге солдат кызына истәлек бүләге тапшырылды. Килгән халыкка әти-әниләрнең чыгышлары бик ошады. Һәр номер көчле алкышларга күмелде. Мондый концертлар дәвамлы булсын иде.
Нәүрүз шатлык, бәхет алып килә. Нәүрүз – яз бәйрәме. 18 март көнне Олы Мишә авыл җирлегендә үткәрелгән Нәүрүз Олы Мишә урта мәктәбе укучылары тарафыннан оештырылган ярминкә белән башланып китте. Бәйрәм төрле уеннар, матур җырлар белән үрелеп барды. Авыл китапханәсендә оештырылган шахмат – шашка ярышларында да олылар һәм балалар бик теләп катнаштылар.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Рамиль Гиниятов ачып җибәрде, авылдашларны, килгән кунакларны яз бәйрәме белән котлады, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәм Казан шәһәреннән кайткан бертөркем артистлар, җирлек үзешчәннәренең җыр-моңнары, дәртле биюләре, кызыклы уеннар белән дәвам итте. Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә үз көчләрен сынашты. Кайнар табада пешеп чыккан бәйрәм коймагы, самавырда кайнаган чәй, кайнар плов һәркемнең күңеленә хуш килде, яз рухы өстәде.
Борын-борында кешеләр нилектән яз булганын белмәгәннәр. Алар ямьле язны җылы яктан кара каргалар алып килә икән дип уйлаганнар. Шуның өчен көннәр җылынып гөрләвекләр ага башлагач каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга боткасы” дип атаганнар. Олы Мәтәскә авылында “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү традицияга әйләнеп бара. Менә быел да, 18март көнне, Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре кошларның җылы яктан кайтуын билгеләп үттеләр. Укучылар белән “Түгәрәк”, “Түбәтәй”, “Кабыргалы-камчылы” уеннары уйналды. Балалар кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр, табышмаклар һәм сынамышлар әйтештеләр. Казанда ботка пеште. Бәйрәмгә килүчеләр барысы да (олысы да, кечесе дә) ботка белән сыйландылар.
Театр борынгыдан ук кешелек үсеше тарихында аерым урында тора, ул теге яки бу вакыт чорының мәдәни дәрәҗәсен, кыйммәтләрен, традицияләрен һәм гадәтләрен чагылдыра. Театр һәм мәдәният хезмәткәре көненә багышлап Кукчә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар өчен презентация күрсәттеләр һәм сәхнә артистлары турында әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә вакытында балаларны «театр», «режиссер» төшенчәләре белән таныштырдылар. Шулай ук балалар театрның төрле төрләрен, мәсәлән, курчак, драма, опера һәм балет театрын, яшь тамашачы театры барлыгын белделәр.