«Матбугат дөньясында"

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Иске Җөри авыл модель китапханәсендә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән «Матбугат дөньясында" дип исемләнгән библиофреш үткәрелде. Әлеге библиофрешның максаты балаларны газета-журналларны  укуга җәлеп итү, уку культурасын күтәрү, укучылар китапханәгә килә торган “Сабантуй”, “Салават купере”  журналлары битләре буенча виртуаль сәяхәт ясадылар. Бу кызыклы һәм мавыктыргыч журналлардагы рубрикалар, мәкальләр белән якыннан таныштылар. Шигырь, хикәя, әкиятләрдән өзекләр укыдылар, кроссвордлар чиштеләр. Библиофреш кызыклы һәм нәтиҗәле узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International