Тукай язы

2023 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары  арасында “Тукай язы” дип аталган шигырь бәйгесе үткәрелде. Балалар шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләделәр.Китап күргәзмәсе ярдәмендә Тукай иҗаты белән якыннанрак таныштылар.Чара ахырында балалар “Туган тел” җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International