Константин Дмитриевич Ушинский тууына 200 ел тулуга багышланган чара узды.

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

 3 март көнне Әбде авыл китапханәсендә Укытучылар һәм остазлар елы кысаларында Россия педагогикасына нигез салучыларның берсе булган язучы, галим, укытучы, әдәбият белгече Константин Дмитриевич Ушинский тууына 200 ел тулуга багышланган чара узды. К.Ушинский Россиядә башлангыч уку өчен беренче дәреслекләр - «Родное слово» һәм «Детский мир», шулай ук хайваннар турында хикәяләр һәм әкиятләр язган.  К. Ушинскийның педагогик һәм иҗади эшчәнлегендә иң мөһиме - ул үз сүзе белән балаларга «гаделлек», «игелек», «хезмәт сөючәнлек» төшенчәләрен ача алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International