Театральләштерелгән тамашалар узды.

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

8 Март бәйрәме алдыннан Теләченең 3нче номерлы  балалар бакчасында "Теремок", «Өч кыз», «Куян кызы» әкиятләре буенча театральләштерелгән тамашалар узды.

Бәйрәм тантаналы, шатлыклы атмосферада, матур музыкаль тамаша рәвешендә узды. Балалар үзләренең иҗади чыгышлары: актерлык осталыгы, музыкаль - ритмик композицияләр башкаруы белән сөендерделәр.

Балаларның биюләре, хәрәкәтле җырлар һәм күңелле уеннар истә калырлык мизгелләр булып тора.Бәйрәм җылы, күңелле атмосферасында узды. Балалар бик күп тәэсирләр һәм уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International