Баландыш авыл китапханәсендә Пушкин картасы буенча «Татар өендә кунакта» дигән сәяхәт үткәрелде.

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Чарада катнашучылар ерак үткәннәргә мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. Татар халкының гореф-гадәтләре турында белделәр, татар өе һәм аның бизәлеше, көнкүреш әйберләре белән таныштылар. Чара татар халкының традицион тәм-томнары коймак һәм бавырсак белән чәй эчү белән тәмамланды. Бу чара  укучыларны татар халкының рухи һәм матди культурасына җәлеп итәргә, ата-бабаларының тормыш рәвеше, көнкүреше, хезмәт кешеләре белән таныштырырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International