3 март көнне Теләче районы Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстанда милли мәдәният һәм традицияләр елына багышланган «Әти, әни, мин – спорт гаиләсе» дигән спорт бәйрәме узды. Әниләр һәм әтиләр бәйрәмдә йөгерделәр һәм сикерделәр, җиңүләргә бик шатландылар. Балалар ата-аналарының яратуына һәм кайгыртуына, яннарында иң кадердерле кешеләре булуына сөенделәр. Җиңү теләге гаилә командасын берләштерә, тагын да ныгыта.. Бу бәйрәм балалар һәм аларның әти-әниләре хәтерендә озак сакланачак.
Барлык катнашучылар да зур шатлык һәм уңай эмоцияләр алды. Балалар өчен әти-әниләр янәшәсендә булу-зур бәхет! Барыгызга да гаилә бәхете, сәламәтлек һәм мәхәббәт телибез!