Балигъ булмаганнар белән әңгәмә үткәрделәр.

2023 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

Балигъ булмаганнар арасында хокукый культураның гомуми дәрәҗәсен күтәрү һәм хокук бозуларны профилактикалау, шулай ук закон ярдәмендә үз хокукларын яклый белүне формалаштыру кысаларында мәдәният хезмәткәрләре, балигъ булмаганнар белән әңгәмә үткәрделәр.

Әңгәмә барышында балигъ булмаганнар өчен комендант сәгате турында сөйләп үтелде, шулай ук административ хокук бозулар, урлаулар, җәмәгать урыннарында әдәпсез нотык өчен җаваплылык турында сөйләделәр. Шулай ук балалар, балаларның һәм яшүсмерләрнең хокукый һәм социаль иминлегенә кагылышлы киң даирә сорауларга җавап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International