Шушы көн кысаларында Айдар авыл китапханәсендә «Сәламәтлеккә, хыялга - әйе, наркотикларга, бәлагә - юк!"» дип исемләнгән китап күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә китапханә фондыннан халыкның сәламәтлегенә һәм иминлегенә глобаль куркыныч янаган наркомания проблемасына багышланган китаплар һәм брошюралар тәкъдим ителде. Китап укучылар китапханә чыгарган, әлеге темага багышланган басма продукция белән дә таныша алдылар. Алар үзләрен наркотиклар йогынтысыннан ничек саклап калу һәм сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләре нидән гыйбарәт булуы турында белделәр.