Алан урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Күңелле стартлар» дигән спорт бәйрәме узды. Стартка «Ракета» һәм “Дуслык” командалары чыкты.
Ярыш программасы бай эчтәлекле итеп әзерләнгән иде. Укучылардан төгәллек һәм зирәклек сорый торган йөгерү, сикерү, шуышу кебек катлаулы конкурслар тәкъдим ителде. Бу мавыктыргыч ярышның барлык этаплары киеренке рәвештә узды. Җанатарлар һәм тамашачылар вакыйгалар барышын бик игътибар белән күзәттеләр.
«Күңелле стартлар» да катнашып, балалар үзләрен зур бердәм гаилә итеп тойдылар. Бәйрәм бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды. "Дуслык" командасы җиңүгә иреште.