Аш- су осталары арасында беренче район фестивале узды.

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Олы Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында,  милли татар ашларын бөтендөньяга таныткан  Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган    аш- су осталары арасында  беренче район  фестивале узды. Бәйгедә 20 дән артык райондашыбыз хөрмәтле җюри алдында имтихан тотты.  Әлеге чарада  Юныс Әхмәтжановның кызы Фәридә Юнысовна, язучы, Россиянең аш-су остасы Равилә апа Шәйдуллина, "Дворянское гнездо" рестораны шеф- повары Руслан Камалов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
    Максабаш авылыннан да әлеге бәйгедә "Иң тәмле торт" номинациясендә даими китап укучыбыз  Гөлназ Солтанова һәм  "Яшь йөрәкләр" вокаль ансамбле дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International