15 март көнне Субаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләре наркоманияне кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән «Наркотикларсыз тормыш» дигән темага әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучыларга наркотикларның кеше организмына нинди зарарлы йогынты ясавы, еш кына үлем белән тәмамлануы, наркоманиянең җәмгыятькә нинди социаль зарар китерүе, провокациягә бирешмәү һәм «юк»дип әйтә белү өчен нинди кагыйдәләр булуы турында сөйләделәр.
16 март көнне Караширмә авылы клубында Коррупциягә каршы көрәш турында әңгәмә үткәрелде.
16 март көнне Лесной авылы клубында "Төп кыйммәт-кеше тормышы"дигән тәрбия чарасы үткәрелде.
16 март көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Үз хокукларыңны бел һәм вазифаларыңны онытма” исемле темага интеллектуаль уен үткәрелде.
15нче мартта Баландыш мәдәният йортында берләшмәләргә йөрүче балалар өчен “Дөнья түгәрәк дуслар булганда” дип исемләнгән чара оештырылды.
Бу уку елында Үзәк балалар бакчасында Балалар иҗади узәгеннән «Оста куллар» түгәрәге эшли. Чираттагы шогыльдә өстәмә белем бирү педагогы Рәфилә Насибуллина рәсем ясау эшчәнлегенең яңа техникасы – пластилинография белән таныштырды.
16 марта для ребят Баландышской ООШ прошёл классный час «Лес полон чудес!» В мероприятии принял участие лесничий Абдинского участка Кызыл Юлдузского лесничества Гарипов Рафис Харисович. Лес – это кладовая природы, богатая своими возобновляемыми дарами. Человек постоянно пользуется его природными ресурсами. Большое внимание было уделено правилам поведения в лесу и профориентационной работе в области лесного хозяйства.
17 нче март көнне Теләче 2нче балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме уздырылды. Нәүрүз бәйрәме яз башында елгалар ачылгач, көн белән төн тигезләшкән вакытта бәйрәм ителә. Бәйрәмгә бакчабызның уртанчылар төркеменә йөрүче балалар тәрбияче апалары Зиннәтова И.Н. белән берлектә бик теләп әзерләнделәр. Балалар бәйрәмдә яз турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, татар халкының мәкальләрен искә төшерделәр. Бәйрәмгә кунак булып Нәүрүзбикә килде, явыз Убырлы карчык килеп бәйрәмне бозмакчы иде дә, балалар күмәк, дус булып биремнәрне үтәгәч, ул да биреште.
Безнең тәрбияләнүчеләр Арча шәһәрендә узучы "Созвездие-Йөлдызлык-2022" эстрада сәнгатенең XXII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында катнаша. Барлыгы Татарстан Республикасының 6 районыннан: Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче, Биектау районнары көч сынаячаклар. Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасының Сафина Р.К.- музыка җитәкчесе җитәкчелегендә безнең тәрбияләнүчеләр Галимов Т.- вокал-соло, Гиниятова А. һәм Юсупова С.- конферанста чыгыш ясыйлар.
Әле бик борынгы заманнарда ук өлкәннәр балаларына нәсел тарихын сөйләп, аңлатып, аны шәҗәрә рәвешендә язып калдырырга тырышкан. Җиде буынын белмәгән кешенең киләчәге юк, дип санаган халык. Татар теле тәрбиячесе мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары һәм аларның әти-әниләре катнашында "Үз нәселеңнең тамырлары белән таныштыр" дип исемләнгән шәҗәрә агачына конкурс оештырды. Күп гаиләләрнең, үз нәселен тирәнтен белүләре турында ачыкланды.