6 ноябрь -Татарстан Республикасы Конституциясе көне буларак билгеләп утелә. Шул уңайдан Урта Мишә авылы китапханәсендә “Конституция - илнең төп законы” дигән күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде.
Сәнгать төне - ул ел саен үткәрелүче, «Сәнгать берләштерә» девизы астында уза торган мәдәни-белем бирү акциясе. Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган «Сәнгать төне-2021» бөтенроссия акциясенә 4 ноябрь көнне Айдар авыл китапханәсе дә кушылды. Бу көнне чарага килүчеләр “Туган ягым халыкларының гореф-гадәтләре” дигән викторинада катнашып республикада яшәүче халыкларның милли ашлары, киеме, бәйрәмнәре һәм сәнгате турында белемнәрен тикшерде һәм “Халыклар дуслыгы-әдәбиятлар дуслыгы” дигән китап күргәзмәсе белән таныша алды.
4 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мәдәният хезмәткәрләре авыл яшьләре белән “Бердәмлектә – көч” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.
6 ноябрь - Татарстан Республикасының Конституция көне. Бу датага Шармыш авыл китапханәсендә «Конституция РТ - основа стабильности и процветания Татарстана» дип исемләнгән тематик күргәзмә оештырылды. Шулай ук укучылар өчен "Мин яшәгән ил" дигән исем астында мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәче сөйләвеннән укучылар Конституция тарихы, илнең төп законы булара формалашу этаплары белән таныштылар. Татарстанның танылган язучыларын, милли бәйрәмнәрен, ризыкларын искә төшерделәр.
Чара Халыклар бердәмлеге көненә туры китерелгән. Акциядә Олы Мәтәскә авылы мәдният хезмәткәрләре дә катнаштылар. “Без көчле, бердәм халык” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр.
Балалар «Яфракларны кем тизрәк җыя» уенында, «Яшелчә табышмаклары», «Уңышны кем тизрәк ташый» һ.б. конкурсларда актив катнаштылар. Алар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр.
Чара уңышлы узды. Балаларның күзләреннән шатлык һәм канәгатлек балкый иде.
Чараның максаты-балаларда туган тел, аның күптөрлелеге һәм байлыгы белән кызыксынуны тәрбияләү, уен–викториналар аша телләрне кабатлау һәм гомумиләштерүгә юнәлдерелгән иде.
4 ноябрь – Бердәмлек көне. “Бердәмлек “ төшенчәсе туплану, берләштерү мәгънәсенә ия. Элек-электән безнең татар халкына хас сыйфат бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарны җиңәргә мөмкинлек биргән. Бердәмлек, безнең илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар һ.б. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр: бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Күкчә авылы китапханәсендә “Без – бердәм халык” дип исемләнгән күргәзмә куелды.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Бу көн илебез тарихына хөрмәт һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итү көне буларак, Россиядә 2005 елдан билгеләп үтелә. Халкыбыз буыннан-буынга күчеп килгән тарихи хәтернең кадерен белә, балаларга һәм оныкларга туган җирне ярату, гражданлык теләктәшлеге һәм башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәтләрне тапшыра. Шушы бәйрәм уңаеннан Казаклар авылы китапханәсендә “Без бергә, без бердәм” дип исемләнгән буклетлар эшләнде һәм китап укучыларга тәгъдим ителде.
Шулай ук илебезнең барлык халкы кебек, безнең район халкы да халык санын алуда актив катнашты. Исәпкә алуны өч ысул белән узарга мөмкин – Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә языла, дәүләт хезмәтләре порталында узу вакыты 14 ноябрьгә кадәр озайтылды; исәпкә алучыны өйдә көтеп алырга һәм сорауларга җавап бирергә яки якындагы исәпкә алу пунктына барып җитәргә мөмкин. Нинди вариант сайларга - бу сезнең теләк. Төгәл статистика ил тормышын якындагы ун елга планлаштыру өчен кирәк .Беренче тапкыр халык санын алу цифрлы форматта уза, шуңа күрә мәгълүматларны эшкәртүгә вакыт азрак кирәк булачак. Бөтенроссия халык санын алуның беренче нәтиҗәләре 2022 елның апрелендә игълан ителәчәк, нәтиҗәләр – 2022 елның декабрендә.