ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Гражданнар тарафыннан юридик консультация алу һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау мөмкинлеге тудыру максатында 2021 елның 19 ноябрендә 8:00 дән 16:30 сәгатькә кадәр балалар хокуклары һәм аларны яклау мәсьәләләре, опеканың һәм балалар-ата-ана мөнәсәбәтләренең юридик аспектлары буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне уздырылачак. Әлеге ярдәм түбәндәге максатчан төркемнәргә керүче затларга карата гамәлгә ашырыла:ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, үз гаиләсенә тәрбиягә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.

Хөкүмәт COVID-19 дан бизнесны яклый 


9
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Утырышта Теләче районы оешуга 30 ел, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан авыл җирлекләрендә узган «Моңнар агыла туган жирдә» дип аталган фестиваль концертларының нинди дәрәҗәдә үтүе һәм ноябрь ахырында булачак гала-концертка әзерлек турында әйтелеп үтелде. Шулай ук Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына нәтиҗә ясап нинди форматта үткәрү, грант һәм башка конкурсларда катнашуны тагын да арттыру турында да киңәшләр бирелде. 2022 елга эш планын булдыру бурычы куелды.

Халыклар бердәмлеге көне - тынычлык, кабул итү һәм татулык көне. Бу рус халкын берләштергән, үткәннәрнең вакыйгаларын искә төшерү һәм алар турында балаларга сөйләү өчен яхшы сәбәп. Ял һәм бәйрәм көне булганга, халык традиция буенча бәйрәм өстәле артына җыела - кем Октябрь революциясен билгеләп үтәргә, кем бердәм халык конен, ә кем бары тик бәйрәм һәм ял көне булганга гына. Табынга иң яраткан милли ашлары куела, дусларча әңгәмәләр алып барыла һәм күңелләргә хуш исле җырлар яңгырый!

Әлеге уңайдан  Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар белән   -  "Мин әләмне ясыйм» дип исемләнгән онлай акция уздырдылр. Чара укучыларда Костититуция, Татарстан Республикасы дәүләт символлары турындагы белемнәрне ныгыту, Конституциягә, дәүләт символикасына хөрмәт, потриотизм һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан уздырылды.

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Үзәк авыл китапханәсендә «Без төрле, әмма Без бергә, һәм Без моның белән көчле» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмә халык, Минин һәм Пожарскийның батырлыгы, Россия тарихы буенча әдәбият һәм мәкаләләрне үз эченә ала.

Бу бәйге татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, Муса Җәлилнең иҗади мирасын популярлаштыру, бөек шагыйрьнең иҗатына кызыксынуны арттыру, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү, яшь талантларны ачыклау, аларга сәләтләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр тудыру максатыннан үткәрелә. 7 ноябрь көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Җәлил укулары” онлайн  үткәрелде. Бәйгедә 7 укучы катнашты, 2 укучы район турына үтте.

«Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе  2021 елның 3 ноябреннән 7 ноябренә кадәр онлайн форматта уздырыла.  Әлеге диктант “Халыклар күп - ил бер генә” дигән лозунг астында алтынчы мәртәбә уза. Диктант халыкның этнографик белем дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турында белемнәрен бәяләргә мөмкинлек бирә. Ул киң җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә җәлеп итә. 7 ноябрь көнне Айдар авылы китапханәчесе А.Фаляхова да әлеге онлайн проектта катнашып 100 балл җыйды.

Әлеге тарихи вакыйга 1992 елның 6 ноябрендә булды һәм ул республикабыз өчен сәяси, икътисадый һәм хокукый өлкәдә яңа мөмкинлекләргә юл ачты.  Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар арасында "Мин ясарга яратам" дип исемләнгән онлайн рәсем конкурсы игълан иткән иде. Әлеге конкурста бертуган Сабирҗанов Самат һәм Нәфисә җиңүче дип танылды.

6 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Мин –Татарстан гражданины» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада китапханәче укучыларны Конституциянең килеп чыгу тарихы, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Балалар "Конституция көне" викторинасы сорауларына җавап бирделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International