Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә яңа кайткан китаплардан “Китап – иң зур хәзинә” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Күргәзмә китапханәгә килгән китапларның төрлелегенә төшенергә ярдәм итәчәк. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар китапханәгә килүчеләрне сөендердерер. Китапханәгә килгән китап укучылар күргәзмә белән таныша ала.
Районыбызның тиздән олы бәйрәме – 30 еллыгы якынлаша. Шушы уңайдан Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Теләчем – күңел түремдә” дип исемләнгән рәсем конкурсы игълан иттеләр. Конкурста Балыклы авылы мәктәбе укучылары катнашты. Алар бик эчтәлекле рәсемнәр ясадылар һәм соңыннан кычкырып шигырьләр укыдылар.
Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар һәм әти-әниләр ярдәме белән көзге кул эшләре күргәзмәсе оештырылды.
Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче яшьләр катнашын да"Терроризмга каршы бергәләп" дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чара барышында мәдәният хезмәткәрләре теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм соңгы елларда иң яңгыравыклы террорчылык актлары статистикасын китерделәр. Чара ахырында яшьләр бу уңайдан үз фикерләрен әйттеләр.
Иске Җөри авылы җирлегенә кергән үзешчәннәр катнашында “Моңнар агыла туган җирдә” дип исемләнгән халык иҗаты фестивале концерты узды.
Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә Теләче районының туган көненә багышланган «Туган як буйлап сәяхәт» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате үткәрде.
Һәр кешенең үз кече Ватаны бар-ул туган һәм үскән урын. Һәр кешенең үз җире бар, ә безнең өчен ул-Теләче районы. Әңгәмә барышында без районның тарихи үткәнен, аның истәлекле урыннарын һәм районны данлаган кешеләр белән таныштык. Әңгәмәдән соң катнашучылар «Мин яшәгән төбәк " викторинасында катнаштылар, анда безнең район турында бик яхшы белемнәр күрсәттеләр. Очрашу күңелле һәм файдалы үтте.
Югары Мәтәскә авыл клубында "Күңелле стартлар" дип исемләнгән спорт уеннары үтте. Чараның төп максаты-яшь буында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Катнашучылар мавыктыргыч һәм кызыклы эстафеталарда үзләренең көчләрен, түземлекләрен сынадылар. Спорт бәйрәме бик күңелле үтте. Үткәрелгән чарадан укучылар уңай эмоцияләр алдылар.
Әбде авыл китапханәсендә "Безгә тынычлык кирәк!» дип исемләнгән тарих сәгате булып узды. Монда балаларга бәйрәмнең тарихы, шушы бәйрәмнең символы ни өчен нәкъ менә торна икәнен искәртеп әйтелде. Кавказ халыклары һәлак булган сугышчыларның җаннары үлемсез көчне нәкъ менә ак торнага тиңлиләр, моны үзенең «Журавли» шигырендә Дагестан шагыйре Рәсүл Гамзатов та мәңгеләштергән. Әлеге истәлекле көнгә китапханәдә китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда Бөек Ватан сугышы тарихы турында китаплар тәкъдим ителде. Чара ахырында Файзиев Салават Расул Гамзатовның «Журавли» шигырен укыды һәм балалар һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 елның 21 ноябрьда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр «Роспотребнадзор» ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм "Ачык ишекләр" көне оештыра.
12 нче ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы ундүртенче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды.