2021 елның 4 ноябрь көнендә Иске Карабаян авылында яшәүче тыл ветераны Митрофанова Мария Григорьевнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Альбина Хайруллина һәм Олы Нырсы авыл җирлеге башлыгы Рамил Гиниятов изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2021 елның 2 ноябрь көнендә Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Садыйкова Бибигазимә Хуҗиәхмәт кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Бибигазимә апага Россия Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
6 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган «Мин –Татарстан гражданины» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада китапханәче укучыларны Конституциянең килеп чыгу тарихы, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Балалар "Конституция көне" викторинасы сорауларына җавап бирделәр.
Гарифуллина А.Г. яшь тамашачыларга рус халык балчык сәнгать һөнәрләренең берсе – төтен уенчыгы турында сөйләде.
Балалар "Төтен уенчыгына кунакка" дигән презентация карадылар һәм бизәкләр барлыкка килү тарихы, үзенчәлекләре һәм төсләре белән таныштылар
Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн - илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер билгесе. Ул тынычлык, иминлек, бәйсезлек өчен бердәмлек символын чагылдыра. 3 нче ноябрь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Татулыкка ни җитә” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр.
Директор Султанова Лилия Ильяс кызы никотинның кеше сәламәтлегенә начар йогынтысы, тәмәке – шул ук наркотик, дип сөйләде. Тәмәкегә ияләшү механизмы башка психоактив матдәләр кебек үк, мондый бәйлелектән котылу бик кыен дип аңлатты.Тәмәке тарту-иң киң таралган зарарлы гадәт. Тәмәке тартуның организмга нинди зур зыян китерүе,беркайчанда тәмәке тартмаска кирәк дигән нәтижә ясады.
4 ноябрь Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Шул унайдан 3 ноябрь көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар белән ватсап видеоэлемтәсе ярдәмендә тематик сәгать уздырдылар. Чара өчен һәр балага алдан берәр милләт халкының көнкүреше, милли киеме, гореф-гадәтләре турында өйрәнергә әйтелде. Видеоэлемтә вакытында балалар үзләре өйрәнгән милләт турында башкаларны таныштырдылар. Әлеге чараның максаты төрле милләт халыкларына хөрмәт, дустанә мөнәсәбәт уяту.
Шул уңайдан Урта Мишә авылы клубында “Конституция - илнең төп законы” дигән темага күргәзмә куелып, күзәтү үткәрелде.
Конкурсның максаты-Татарстан Конституциясе һәм Россия Конституциясе турындагы белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү, балаларда хокукка хөрмәт тәрбияләү һәм аларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Барлык клуб берлэшмэлэренэ йоруче балалар ата-аналар белән рәсемнәр ясадылар. Балалар Россия һәм игелекле планета турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Балалар зур кызыксыну белән үз Ватаны турында фото презентациясен карадылар.
Илебезнең яшь буыны да читтә калмый, чөнки нәкъ менә ул дөньяда булачак Россияне тәкъдим итәчәк.