ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Юрий Гагаринның “Восток” корабле белән Җир тирәли космик сәяхәтенә 60 ел. Шул уңайдан  Рәсәй күләмендә “Мечты о космосе”  дип исемләнгән акция игълан ителде. Әлеге акция кысаларында 12 апрель көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә  “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар белән “Мин галәмне ясыйм” дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде.

Президент Указы нигезендә бөек композитор Сергей Рахманиновның 150 еллыгы Россиядә 2023 елда дәүләт дәрәҗәсендә билгеләп үтеләчәк. Шул уңайдан 13 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә композиторның тормышы һәм иҗат юлы турында буклетлар, материаллар тәкъдим ителде. Укучыларга «Жизнь и творчество С.В.Рахманинова» исемле презентация күрсәтелде.

Быел кешенең галәмгә беренче очуына 60 ел тула. Бу вакыйга уңаеннан Алан авыл китапханәсендә «Космоска юл» дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде. Чарада катнашучылар космос киңлеген үзләштерү тарихына мавыктыргыч космик сәяхәт ясадылар, конкурсларда катнаштылар, Ю.Гагарин һәм космонавтика турында китаплар тәкъдим ителгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.

12    нче апрель  көнне Теләче урта мәктәбендә  Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы консультант Олег Борисович  Хомченко  “Су  ташу вакытында   куркынычсызлык  кагыйдәләрен үтәү ” дигән темага  чыгыш ясады.Укучы балалар  су ташу вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә,  гадәттән тыш хәлләр булган очракта   дөрес һәм хәлиткеч рәвештә  эш итәргә өйрәнделәр.

12 нче апрель көнне  Теләче урта мәктәбендә Космонавтика көненә багышланган дәресләр үтте. Укучылар бөек космонавт Юрий Гагарин турында, аның космосны өйрәнүдә  куйган зур ачышлары, галимнәр  һәм космонавтлар турында  бик күп мәгълүмат белделәр. Батырлар даны мәңгелек.

Шул уңайдан Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Космос дөньясында» танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Махмутова Г.В. «Галәмгә юл» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.

2021 елның 29 апрелендә 10: 00 сәгатьтән 12: 00 сәгатькә кадәр Теләче муниципаль районы Советы бинасында (Теләче авылы, Ленин урамы, 46 нчы йорт) Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Садриев Камил Гайнетдин улы гражданнарны кабул итә.


19
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

1941 - 1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2021 елның 29 апрелендә 14:00 дән 15:30 сәгатькә кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга һәм аларның гаиләләре әгъзаларына видеоконференцэлемтә режимында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар үткәрү планлаштырыла. Сорауларны алдан 8:00 дән 17:00 гә кадәр (84360)21-1-89) телефоны буенча шалтыратып хәбәр итәргә була яисә электрон почта аша җибәрергә мөмкин: telache@tatar.ru.


15
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

5- 10    нчы   апрель көннәрендә  Теләче урта мәктәбендә,    ТИСБИ университеты оештырган,    “ Туган тел – Ватан нигезе” белем бирү  акциясе   үткәрелде.  “ Туган тел – Ватан нигезе”  белем бирү  акциясендә  100 дән артык укучы  катнашты һәм татарча диктант язды.     Диктантны  татар теле һәм әдәбияты укытучылары  яздырды.  Диктант татар телендә дөрес язуга кызыксынуны һәм әдәби татар телен  кулланучылар даирәсен  арттыруга юнәлтелгән иде.“ Туган тел – Ватан нигезе” белем бирү  акциясендә катнашучы барлык укучылар  сертификат алачаклар.    Котлыйбыз!

9 апрель көнне Олы Нырсы авыл китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияче Тимергалиева Ф.А белән берлектә “Тукай безнең күңелләрдә“ дип исемләнгән чара уздырды. Чара барышында Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты таныштырылды. Соңыннан аның шигырьләре укылды, тәрбияләнүчеләр рәсемнәр ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International