Әлбәттә, мондый вакыйга игътибарсыз кала алмый. Теләче муниципаль районының 30 еллыгы уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Илһам чишмәләре синдә, туган җирем!” дип исемләнгән әдәби марафон уздырдылар. Марафон барышында көн саен якташ язучы-шагыйрьләрнең китапларын укырга һәм әлеге китаплардан иң матур өзекләрне ВКонтактедагы үз битеңә урнаштырырга кирәк иде. Ә башлангыч сыйныф укучылары якташларыбыз әсәрләреннән өзекләрне матур итеп дәфтәр битләренә язып бардылар. Әдәби марафон 1 апрельдән 10 апрельгә кадәр дәвам итте. Бу марафонда катнашып, без матур, кече Ватаныбызны, аның хезмәт сөючән, талантлы халкын телебездәге күпме матур сүзләр белән тасвирланган табигать күренешләрен якташларыбыз иҗатында укып горурлану хисләре кичердек.
14 апрельдә Экологик белемнәр көне кысаларында Шармыш авыл китапханәсе янындагы мәйданчыкта “Почемучки” клубы балалары өчен «В согласии с природой - в согласии с собой» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Китапханәченең әйләнә-тирәдәге табигатьнең матурлыгы һәм аңа сакчыл караш кирәклеге турында кереш сүзләреннән соң балалар "Табигатьне белүчеләр" интерактив уенында катнаштылар. В.Бианкиның "Кемнең йорты яхшырак?", "Кемнең борыны?", Е. Михайленконың "Гөмбә үсте" әсәрләрен укыдылар. Ахырда катнашучылар табышмакларга җавап таптылар.
Шул уңайдан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында “Без - табигать дуслары” дип исемләнгән экологик чара үтте. Кичәнең төп кунаклары Татарстан Республикасының биологик ресурслар дәүләт комитетының “Ашыт” дәүләт табигать тыюлыгының белгечләре Әхмәтҗанов Р.З. белән Абдрахманова Г.И. һәм Теләче районы мәгариф бүлегенең экология буенча кураторы Нигмәтҗанова Г.З. килгән иде.
12 апрель көнне Ачы авыл китапханәсе "Через тернии - к звездам" дип исемләнгән онлайн презентация оештырылды. Нәкъ 60 ел элек, 1961 елның 12 апрелендә, Советлар Союзы гражданины өлкән лейтенант Юрий Гагарин "Восток" космик корабында дөньяда беренче тапкыр Җир өстеннән орбиталь очыш ясады. Юрий Гагарин исеме дөньяда киң билгеле булды, ә беренче космонавт үзе вакытыннан алда Советлар Союзы Герое һәм майор исемен ала.
14 апрельдә Баландыш төп мәктәбендә шахмат зонасы ачылу тантанасы үтте.Чара укучыларның җыр – биюләре белән үрелеп барды. Мәктәп коллективының шатлыгын уртаклашырга Теләче муниципаль район башлыгы Хаҗипов Н.Н., аның урынбасары Фатхуллин А.Г. һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Н.В. килгән иде. Соңыннан укучылар кунаклар белән бергә шахмат уеннарында үз көчләрен сынап карадылар.
2021 елның 14 апрель көнендә Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Мөхәмәдгалиева Зәлхәбирә Наби кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Зәлхәбирә апага Россия Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2021 елның 12 апрель көнендә Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Сафина Рәшидә Хикмәт кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рәшидә апага Россия Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2021 елның 11 апрель көнендә Олы Мирәтәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Писаревка 95 яшь тулды. Шул уңайдан Алексей Ивановичка Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2021 елның 3 апрель көнендә Айдар авылында яшәүче тыл ветераны Зәйнуллина Тәскирә Габделхак кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Тәскирә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев Тәскирә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
14 нче апрель көнне Иске Җөри урта мәктәбенең 8 нче сыйныфында “Дания Гайнетдинованың иҗат үзенчәлекләре” темасына китап укучылар конференциясе үткәрелде. Укучылар якташ язучыбызның әсәрләрен укып, аларның үзенчәлекләрен билгеләделәр. Әдәби китап укудагы активлыкны үстерү өчен, укучылар белән үткәрелә торган мондый эшләрнең әһәмияте аеруча зур.