Бәйрәме уңаеннан юбилярны котларга Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.С. Гиниятуллин һәм Айдар авыл җирлеге башлыгы Р.Р. Хаҗиев килделәр һәм аңа истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
20 нче март көнне Баландыш төп мәктәбендә III чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы үткәрелде. Мәктәп директоры Хуҗин Й. Р. һәм директор урынбасарлары Җаббарова Г.Н. һәм Саруханян А.С. укыту-тәрбия өлкәсендәге чиреклек нәтиҗәләр һәм алда торган бурычлар белән таныштырдылар. Икенче көн тәртибе буенча информатика укытучысы Шакирова Ә.З. интернеттагы куркынычсызлык темасына карата чыгыш ясады.
18 мартта Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә Россия белән Кырым кушылуга багышланган тәрбия сәгатьләре уздырылды. Чараның максаты: туган илебезнең үткәнен өйрәнү, үз илебез белән горурлану, патриотизм хисләре тәрбияләү. Шуның кысаларында сыйныф җитәкчеләре видеоматериаллар, фотлар белән класс сәгатләре үткәрделәр.
19 нче март көнне Баландыш төп мәктәбенең бер төркем укучылары Шәтке урта мәктәбендә үткәрелүче “Әйләнә-тирәбездәге экология” республикакүләм фәнни-тикшеренү һәм проект эшләре конференциясендә катнаштылар. Әлеге мәртәбәле конференциядә уңышлы чыгыш ясап, 7 нче сыйныф укучысы Ситдыйкова Камилә (җитәкчесе Тимербаева Ф.Р.) һәм 8 нче сыйныф укучысы Гыйләҗова Таңчулпан (җитәкчесе Гыйләҗова Э.Р.) III дәрәҗә дипломга, ә 8 нче сыйныф укучысы Гыйләҗиева Зәлинә (җитәкчесе Хәсәншина Р.Ф.) лауреат исеменә лаек булдылар.
19 март көнне Айдар авыл мәдәният йорты директоры югары сыйныф укучылары өчен "Докторларсыз һәм даруларсыз сәламәт бул!"- дип исемләнгән волейбол ярышы уздырды. Егетәр һәм кызлар үзара
ярышып,көчләрен сынадылар һәм тәннәрен ныгыттылар. Аң- зихен белән,төгәллек һәм тизлек белән уйнарга кирәклегенә төшенделәр. Бер -берләренә күтәренке кәеф бүләк иттеләр.
20 март көнне,Үзәк авылы мәдәният йортында, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан узучы "Талантлы яшьләр - халкыбыз горурлыгы" дип исемләнгән район фестивале концерты булып узды.
2021 елның 19 март көнендә Максабаш авылында яшәүче тыл ветераны Сәләхиева Галимә Кәримулла кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Галимә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин Галимә апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Баландыш авылы китапханәсендә 19 нчы март көнне “Кояшкай” балалар бакчасы белән берлектә телне, милләтне үстерүгә багышланган “Әбием сандыгы - үткән тарих” дип исемләнгән чара уздырылды. Балаларны Дәү әни – Әлфинә апа Шайхрамова татар халкының милли киемнәре (күлмәк, алъяпкыч, калфак, читек, түбәтәй), чиккән сөлге, тәсбих, татар халкының милли бизәнү әйберләре; милли ризыклары һәм гореф- гадәтләре белән таныштырды, “Түбәтәйле”, “Миңлебай” уеннары уйналды.
2014 елның 18 мартында безнең ил өчен мөһим тарихи вакыйга булды – Кырымның Россиягә кушылуы, ягъни моңа кадәр Украина составына кергән Кырым ярымутравының Россия Федерациясе составына керүе. Әлеге истәлекле вакыйга уңаеннан Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Безнең матур Кырым»дип исемләнгән презентация күрсәтелде. Укучылар Кырым ярымутравының килеп чыгу тарихын белделәр, төбәкнең тарихи урыннары һәм күренекле истәлекле урыннары буенча виртуаль сәяхәт кылдылар. Өлкән сыйныф укучылары Севастополь шәһәре, Кара диңгез флоты, суднолар төзү турында күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар.
Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле түгәрәкләргә йөрүче балаларга авылдашыбыз рәссам Рәфкат Кәримуллин иҗаты белән "Тылсымлы пумала" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ул баш рәссам Усман Абдулов җитәкчелегендәге Казан телевидение студиясендә эшли башлаган беренче рәссамнарның берсе була. Соңрак Казан кинохроника студиясендә, «Казан утлары» журналында рәссам булып эшләгән.
Балалар игьтибар белән тыңладылар һәм үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.