Шушы уңайдан, Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән "Милли телем- татар теле" дип исемләнгән чарада төрле шигырьләрне кычкырып уку кичәсе үткәрделәр.
Билгеле булганча, 2021 ел РФ Президенты Указы белән Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан, Кече Мирәтәк авыл клубында бу темага стенд әзерләнеп куелды.
Бүген, ягъни 10 февраль көнне, “Батыр” спорт комплексында һәм Теләче чаңгы базасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультура һәм спорт комплексы кысаларында узган кышкы Фестивальдә мәдәният хезмәткәрләре дә актив катнашты.
9 нче февраль конне Олы Нырсы авылы мәдәният йортында, яшьләр белән мәдәният хезмәткәрләре берлегендә « Без терроризмга каршы» дип исемлэнгэн тематик сәгать узды. Әңгәмә барышында яшьлэр информацион стендлар һәм папкалар белән таныштылар.
Мәкальләр телебезгә ямь өсти, аны матурлый. Безнең әби-бабаларыбыз бик күп мәкальләр белгәннәр, шуңа да аларның сөйләме бай, үткен һәм тәэсирле булган. Балаларга мәкальләрнең никадәр кирәклеген, татар теленндә аларны куллану ничек мөһим булуын аңлату максатыннан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар өчен “Мәкаль җыймыйм, акыл җыям.” дип исемләнгән мәкальләр кичәсе уздырдылар.
2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
Төрле милләт вәкилләренә карата хөрмәт хисе булдыру һәр буында яңадан тәрбияләнергә тиеш. Балаларыбызда бу сыйфатны иртәрәк булдырган саен, аларның көче дә шулкадәр югары була.
Милли региональ компонентны тормышка ашыру максаты беләнТеләченең беренче номерлы балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Идел буе халыклары мәдәнияте белән таныштыру максатыннан бүген күңелле чара оештырылды.
Татар теле тәрбиячесе Сабирҗанова Л.М. Идел буе халыкларының гореф-гадәтләре белән таныштырды, балаларда шул халыкларның яшәү рәвеше, милли киемнәре, халык авыз иҗаты турында күзаллау формалаштырды. Әлеге белемнәрне тормышта кулланырга өйрәнү шушындый дәресләрнең бурычлары булып тора.
8нче февраль көнне Теләче авылы мәдәният йортында авыл җыены булып узды. Ел да оештырыла торган бу җыенда Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Усманов А.Н., Теләче муниципаль районы башлыгы Хазипов Н.Н., районыбызның башка тармак җитәкчеләре һәм җирлектә яшәүче кешеләр катнашты. Җыенда безнең Теләче 2нче балалар бакчасы мөдире Хәсәншина Ф.Ф. чыгыш ясады, ул балалар бакчасының эшчәнлегенә кыскача анализ ясады.
7 – 9 нчы февраль көннәрендә татар әдәбиятыннан Республика олимпиадасында Теләче урта гоумбелем мәктәбе укучысы
Тимербаева Динә катнашты һәм җиңүче булды. Динә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде. Җиңүче Динәне олимпиадага татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әсадуллина Зөлфия Наилевна әзерләде. Зур уңышларыгыз белән котлыйбыз!
7 февраль февраль көнне Сауш авылы китапханәсендә “Ак калфак “ хатын – кызлар клубына йөрүче китап укучылар белән, шагыйрә Илсөяр Иксановага – 55 яшь тулу уңаеннан “ Тылсымлы шигърият дөньясы” дигән темага әдәби кичә үткәрелде.