ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Чараның максаты - укучыларда Бөек Ватан сугышы турында күзаллауны киңәйтү, солдатларыбызның батырлыклары белән таныштыру, патриотизм хисе, Ватаныбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләү.

25 - январь көнне  Шәдке Мәдәният йортында авыл җыены булып узды.Ел да оештырыла торган бу җыенда Теләче муниципаль районы башлыгы Хазипов Нәҗип Нәкыйпович һәм районыбызның башка тармак җитәкчеләре катнашты. Бу җыенда безнең  Шәдке балалар бакчасы мөдире Шайхиева Г.М.балалар бакчасының  2020 -ел эшчәнлегенә кыскача анализ ясап китте.

Бу темага бик күп сөйләшүләр алып барыла, стендлар һәм папкалар эшләнә. 23 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары белән чираттагы очрашуны оештырдылар. “Без терроризмга каршы”дип исемләнгән бу чарада  укучыларга терроризмның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, шикле кешеләр һәм әйберләр янында үз-үзеңне ничек тоту турында аңлатылды. Шулай ук эшләнгән папкалар, стендлар  белән таныштырылды.

24 гыйнвар көнне Субаш авыл китапханәсендә Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан укучылар өчен «Холокост – больше никогда» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде, презентация күрсәтелде. Максаты: толерант аң, тарихи фикер йөртү һәм геноцид корбаннарына хөрмәт тәрбияләү.

Сауш авылы китапханәсендә 2021 ел –Татарстанда  туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан “Теле барның иле бар” дигән исем астында  китап күргәзмәсе куелды.

Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе Төрек -Тәмте авылында булып, халыкны яңа китаплар, матбугат яңалыклары белән таныштырды. Китап укучылар ошаган  китапларны укырга  алып калды.

Әлеге юнәлеш буенча Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле берләшмәләргә йөрүче балалар белән "Туган телем" дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдә балаларга туган телебезнең никадәр кадерле булуы турында сөйләнелде һәм татар шагыйрьләренең шигырьләре укылды.

Теләче районының кабат торгызылуына 30 ел тулуга багышлап, Казаклар авылы китапханәсендә  “Теләче районының үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дигән почмак оештырылды.  Күргәзмәдә тәкъдим ителгән альбомнар, басмалар безгә туган төбәгебезнең тарихы, күренекле якташларыбыз, Ватан хакына сугышкан һәм каһарманлык күрсәткән кешеләр, туган төбәгебезнең үткәне, бүгенгесе турында сөйлиләр.

24 гыйнвар көнне Субаш авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көне уңаеннан, укучылар өчен «Холокость – больше никогда» дип исемләнгән тематик дәрес үткәрелде, презентация курсэтелде. Максаты: толерант аң, тарихи фикер йөртү һәм геноцид корбаннарына хөрмәт тәрбияләү.

Бу темага бик күп сөйләшүләр алып барыла, стендлар һәм папкалар эшләнә. 23 январь көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары белән чираттагы очрашуны оештырдылар. “Без терроризмга каршы”дип исемләнгән бу чарада  укучыларга терроризмның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы турында  аңлатылды. Урамда шикле кешеләр күренсә хәбәр итәргә кушылды. Шулай ук эшләнгән папкалар, стендлар  белән таныштырылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International