Бу темага бик күп сөйләшүләр алып барыла, стендлар һәм папкалар эшләнә. 23 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре югары сыйныф укучылары белән чираттагы очрашуны оештырдылар. “Без терроризмга каршы”дип исемләнгән бу чарада укучыларга терроризмның ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, шикле кешеләр һәм әйберләр янында үз-үзеңне ничек тоту турында аңлатылды. Шулай ук эшләнгән папкалар, стендлар белән таныштырылды.