5 гыйнвар көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Хуш килдең, Яңа ел!” дигән исем астында балалар өчен бәйрәм уздырдылар. Бәйрәм төрле кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр һәм күчтәнәчләр таратылды.
Китап аралашу культурасын тәрбияли. Нәкъ менә өйдә гаилә белән бергә уку балада китапка кызыксыну һәм мәхәббәт уята. XVI гасырда ук: "Бала өйдә күргәннәрне күреп кабатлый, ата-анасы аңа үрнәк", - дип юкка гына әйтелмәгән.
Бәйрәм кичендә алар җырлап, биеп, төрле кызыклы уеннарда катнашып, күңелле ял иттеләр.
Кичәдә төрле күңелле уеннар, балалар өчен көтеп алган Кыш бабай белән Кар кызы үзләренең нәни дусларына урман җәнлекләрен дә кунакка алып килеп,сабыйларны шатландырдылар.
****
Мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр авыл халкына һәм кунакларга саф һавада итекле хоккей, аркан тартышу, итек киеп күңелле уеннар һәм тау шуу кебек уеннар тәкъдим иттеләр.
8 гыйнвар көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Оста куллар” берләшмәсе укучылары өчен кар бөртекләре ясау буенча мастер-класс уздырдылар.
Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын тота. Алар зихенне баетуда, акыл сәләтен үстерүдү, уйлау – фикерләүне тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. Ахырдан иң күп белүче, иң зирәк укучыларга бүләкләр тапшырылды.
Теләче урта мәктәбе укучылары кышкы каникулларда актив ял итеп, көч җыеп киләләр.
9 гыйнвар көнне Теләче чаңгы базасында Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган гомуми белем бирү мәктәпләре, оешмалар, предприятиеләр, учреждениеләр һәм авыл җирлекләре командалары арасында чаңгы ярышлары узды.