Китап аралашу культурасын тәрбияли. Нәкъ менә өйдә гаилә белән бергә уку балада китапка кызыксыну һәм мәхәббәт уята. XVI гасырда ук: "Бала өйдә күргәннәрне күреп кабатлый, ата-анасы аңа үрнәк", - дип юкка гына әйтелмәгән. Шул уңайдан кышкы каникуллар вакытында 5 гыйнвар көнне Шармыш авыл китапханәсендә «Аерылгысыз дуслар - әни, әти, китап һәм мин» дип исемләнгән күргәзмә янында әңгәмә үткәрелде. Балалар гаилә турында шигырьләр сөйләделәр, гаилә турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләр искә төшерделәр. «Юлны дәвам ит», «Геройны бел» дигән әдәби викторинада һәм конкурсларда катнаштылар. Барлык катнашучыларга «Бала һәм китап” дигән буклетлар таратылды.