ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2020 ел
җомга

Шул уңайдан, Субаш авылы китапханәсендә  "Үткәнеңне сакла, бүгенгеңне барла"  дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар, Казан тарихын яктырткан төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, жырлар, шәhәребезнең тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары турында материаллар урын алды.

1552 елда Явыз Иван гаскәре явыннан Казанны сакланганда hәлак булган бабаларыбызны искә алу, аяусыз сугышта шәhит киткәннәрнең якты рухлары алдында баш ию көне. Әлеге датага карата Урта Мишә авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә “Хәтер үзе сакта тора” исемле хәтер сәгате үткәрелде.

Шармыш авыл китапханәсе «Пенза өлкәсе балалар һәм яшүсмерләр китапханәсе» тарафыннан оештырылган «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» дип исемләнгән VIII төбәкара акциядә катнашты. Бөек рус шагыйре М.Ю. Лермонтовның туган көнендә Шармыш авыл китапханәсе бер көнгә «Почемучки» клубы балалары өчен әдәби кунакханәгә әйләнде. Алар шагыйрьнең кыска, әмма бай тормыш битләре белән, үзләренә билгеле булмаган вакыйгалары белән  таныштылар. Аннары Лермонтов әсәрләрен кычкырып укыдылар, шигырьләр, «Ашик-Кериб» әкиятен сөйләделәр. «Без Лермонтов турында нәрсә беләбез» экспресс-викторина очрашуга йомгак ясады. Бу көнгә китапханәдә «М.Ю. Лермонтов тере легенда» дип исемләнгән күргәзмә оештырылган иде, анда язучыга багышланган китаплар һәм журнал мәкаләләре урын алды. Бу истәлекле датага буклетлар әзерләнгән иде.

13 октябрь көнне Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектэ халык театрына йөручеләр белән  “Кызыклы китап”дип исемләнгән әнгэмә үткәрелде. Алар яңа китаплар белән таныштылар һәм үзләренең уй -фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашу бик куңелле һәм кызыклы үтте.

Чара барышында балалар экологик темага багышланган сәнгать әсәрләре белән таныштылар, гаҗәеп урманнарда яшәүчеләр, планетабызның гадәти булмаган хайваннар һәм үсемлекләр турында белделәр, планетабызның иң матур почмакларына сәяхәт кылдылар,   табышмаклар чиштеләр. Чара яшь буында әйләнә-тирәлеккә сак караш тәрбияләү максатыннан үткәрелде.

14 октябрь көнне, ТАССР ның 100 еллыгы уңаеннан, Ямбулат авылы китапханәчесе Гөлия Шәкүрова да "Үз агачыңны утырт" акциясенә кушылды.

Әлеге акциядә һәркем актив катнашырга тырыша. Шәтке мәдәният хезмәткәрләре дә  мәдәният йорты территориясенә үз агачларын утырттылар.


28
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Мәктәп библиотекасы һәрвакыт үзенең укучыларын көтеп ала. Быел 1 сыйныф укучылары җитәкчеләре А.Х.Хазиева белән мәктәп библиотекасына экскурсия ясадылар. Беренчеләр библиотекада кызыклы китаплар белән таныштылар.

Бу максаттан Шармыш авыл китапханәсе үз укучыларына «Здесь край моих отцов и дедов» күргәзмәсен тәкъдим итте, анда туган як тарихында истәлекле көннәр календаре, шулай ук ​​бу темага төрле әдәбият, туган төбәк  яңалыклары яктыртылды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International