Шул уңайдан, Субаш авылы китапханәсендә "Үткәнеңне сакла, бүгенгеңне барла" дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә шул еллар кайтавазын чагылдырган китаплар, Казан тарихын яктырткан төрле риваятьләр, туган калабызга багышлап язылган шигырь, жырлар, шәhәребезнең тарихи hәйкәлләре, истәлекле урыннары турында материаллар урын алды.