Баландыш мәдәният хезмәткәрләре 13 октябрь көнне "Үз агачыңны утырт" акциясенә кушылып мәдәният йорты территориясенә алмагач утырттылар.
13 октябрьдә күренекле татар шагыйре Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел. Әлеге уңайдан Иске Жөри авылы китапханәчесе “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән Җәүдәт Дәрзаман иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрде. Укучылар Җәүдәт Дәрзаманның шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. 13 октябрь көнне Казаклар авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә “Бердәм агач утырту» республика акциясендә катнашты. Китапханә һәм клуб территориясенә 1 төп алмагач, 3 төп чия агачлары утыртылды.
13 октябрь көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә балалар язучысы Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел уңаеннан шигъри сәгать үткәрелде. Анда беренче сыйныф укучылары катнашты. Укучыларга язучының иҗатына багышланган презентация күрсәтелде. “Карурман кунаклары” исемле китаптан “Циркта”, “Сәяхәт”, “Иң зур хикмәт” һ.б. шигырьләре укылды.
Баландыш авыл китапханәчесе белән берлектә Баландыш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлекләр тапшырылды.
Китапханәләрдә оештырылган чараларның төп “кунагы” да – китап. 22 октябрь көнне Алан авылы китапханәсендә “Аланым - асыл илем” проекты һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ”Туган якның күңел кошлары”дип исемләнгән авылдашларыбыз иҗатын яктыртучы китап күргәзмәсе һәм әдәби сәгать уздырылды.
Тылдан башка фронт була алмас иде. Хатын-кызлар тылда ирләр эшен дә башкарганнар, илебез азат булсын, җиңү көне килсен дип үз-үзләрен аямаганнар...
9 ноябрь – 15 ноябрь көннәрендә “ Дуслык” сәламәтләндерү комплексында биология фәне буенча профиль сменада ял итү оештырыла.