ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

6 октябрь көнне Мамадыш шәһәрендә «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча мәктәп, студентлар һәм эшче формированиеләренең зона спартакиадасы булып узды.

Спартакиадада катнашучылар АК-47 автоматын сүтү һәм җыю, пневматик винтовкадан ату, 100 м га йөгерү, турникта күтәрелү, аркан тарту, гер күтәрү, гранат ыргыту кебек ярышларда катнаштылар.

Ярыш нәтиҗәләре буенча гомумкоманда зачетында Теләче муниципаль районы командасы икенче урынны яулады.

Гамәлдәге законнар нигезендә (РФ КоАП 29.11 ст.2 ө.) административ хокук бозу турындагы эш буенча карар күчермәсе почта аша заказлы почта аша чыгарылган көннән өч көн эчендә җибәрелә.


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Презентациядә Татарстан Республикасының үткәне һәм бүгенгесе турында материаллар тәкъдим ителде. Әлеге презентация ярдәмендә без китап укучыларда туган илебезгә, республикабызга карата мәхәббәт, гражданлык җаваплылыгы, ватанпәрвәрлек һәм Татарстаныбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләргә тырыштык.

3 октябрь көнне Казан шәһәрендә «Третий возраст» пенсионерлар  Республика Спартакиадасы булып узды. Теләче районы командасы ярышларда актив катнашты.

Хөрмəтле укытучылар! Сезне зур ихтирам һəм рəхмəт хислəре белəн һөнəри бəйрəмегез белəн котлыйбыз.

2020 елның 2-3 октябрендә «Теләче-Арена» боз сараенда ир-атлар командалары арасында Галимов Миннәхмәт Мидехәт улы истәлегенә багышланган турнир узды. Ярышта 4 команда катнашты: ХК Тимерхан (Байлар Сабасы), ХК Гагарин (Казан), ХК ГИСУ (Казан), ХК Теләче (Теләче). Беренче уеннан соң турнирны ачу тантанасы узды. 


2
октябрь, 2020 ел
җомга

2020 елнын 2октябрендә  “Батыр” спорткомплексында Теләче спорт мәктәбе  балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә   2005-2007 нче елларда  туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район Хадиуллин Хәким Каниф улы призына район беренчелеген үткәрде.

Ярышта барлыгы 8 мәктәптән  94 укучы катнашты.

1 октябрь-Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелә торган чараларга Олы Мишә урта мәктәбе коллективы да кушылды. Мәктәп дирекциясе өлкән яшьтәге коллегаларыбызны, ветеран укытучыларны бәйрәм белән котладылар.Аларга озын гомер, саулык-сәламәтлек, якыннарының хөрмәтендә, күңел тынычлыгы белән гомер итүләрен теләделәр.


1
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

  “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2020 ”  республика  яшь инспекторлар конкурсының муниципаль этабында Теләче урта мәктәбенең  яшь инспекторлар командасы  1 урынны яулады. Тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Р.Р. Гатиятов җитәкчелегендә яшь инспекторлар командасы алдагы җиңүләргә әзерләнә.

Олы Мишә урта мәктәбе югары сыйныф укучылары укытучыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котларга әзерләнәләр. Укытучылар көне уңаеннан, мәктәпнең “Алмаш” дружинасы активистлары үзидарә көне оештыралар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International