Галимов Миннәхмәт Мидехәт улы истәлегенә багышланган Турнир.

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

2020 елның 2-3 октябрендә «Теләче-Арена» боз сараенда ир-атлар командалары арасында Галимов Миннәхмәт Мидехәт улы истәлегенә багышланган турнир узды. Ярышта 4 команда катнашты: ХК Тимерхан (Байлар Сабасы), ХК Гагарин (Казан), ХК ГИСУ (Казан), ХК Теләче (Теләче). Беренче уеннан соң турнирны ачу тантанасы узды.  Бозга мэртэбэле кунаклар аяк басты: Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Хәмидуллин Илнур Хаҗинур улы, Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гыйниятуллин Динар Сәет улы, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ибраһимов Зөлфәт Зөфәр улы, Галимовлар гаиләсе, Миннәхмәт Мидехәт улының энесе Фәрит абый, улы Нияз, кызы Гөлчәчәк һәм аның улы Раяз. Хәмидуллин И. Х.командаларны сәламләде, Галимовлар гаиләсенә әлеге турнирны оештырган  һәм үткәргэннэре  өчен зур рәхмәт белдерде. Миннәхмәт Мидехәт улының кызы Гөлчәчәк үз тамырларын, әби-бабайларын онытмаска, аларны искә алырга, алар истэлегенэ дога кылырга чакырды. Кечкенә Раяз моңа дәлил булып, бабасының «Миннәхмәт»дип аталуын әйтте.

Уеннардан тыш командалар арасында төрле конкурслар оештырылды: әйләнеш, тизлек, ыргыту ераклыгы, нәтиҗәле буллит, капкачыларның биюләре. Һәр командадан конкурсларда бер уенчы катнашты. Иң тырышларына истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук уеннар барышында иң активларны ачыкладылар һәм аларга статуэткалар тапшырдылар. Алар: иң яхшы капкачы - Артур Мөхәммәтҗанов (ХК ГИСУ), иң кыйммәтле уенчы - Газизҗанов Илшат (ХК Теләче), иң яхшы һөҗүмче – Илдар Ахунов (ХК Тимерхан), иң яхшы сакчы – Мөхәммәтҗанов Фәнис (ХК Гагарин). Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны Тимерхан (Байлар Сабасы), 2 урынны - ХК Гагарин (Казан), 3 урынны –ХК Теләче (Теләче). Җиңүчеләр медальләр, җиңүче команда Кубок белән бүләкләнде.

Турнирны  Наил Сәлахов алып барды. Матчның төп судьялары  булып  Шакиров Булат (Арча) һәм Мөбэрәкшин Фиданур (Теләче) булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International