2020 елның 15 сентябрь көнендә Күкчә авылында яшәүче тыл ветераны Сонгатова Гатифә Сонгат кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Гатифә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповныүң тәбрикләмәләре тапшырылды.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
2020 елның 15 сентябрь көнендә Баландыш авылында яшәүче тыл ветераны Гыйләҗова Мәриям Гарип кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Мәриям апаны Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов тәбрикләде.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Әлеге чараның максаты: табигать турында язган балалар язучыларының иҗаты аша табигатьне яратырга, аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тотарга һәм табигать күренешләре белән якыннан танышу иде. Чара барышында балалар табышмаклар конкурсында катнашты, ни өчен көзен яфракларның төсе үзгәрә, кошлар кая китәләр, көз көне хайваннар һәм бөҗәкләр нишли кебек сорауларга бергәләп актив җавап бирделәр.
8-10 сентябрь көннәрендә Айдар авыл китапханәсендә «Сайлау – минем гражданлык бурычым» дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Биредә сайлаучылар сайлау хокукы мәсьәләләре белән таныша алдылар.
Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары юл йөру кагыйдәләрен искә төшерү максатынннан үткәрелгән акциядә катнаштылар. Балалар юл йөрү кагыйдәләрен истә тотып урамда дөрес йөрергә өйрәнделәр.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 14.09.2020 елдан 05.10.2020 елга кадәр чорда мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә.
Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тарафыннан 2020 елның 11-25 сентябрьга кадәр ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә. Барлык кызыксындырган сораулар буенча 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Әле бер авылда, әле икенчесендә республика программалары нигезендә төзелгән, төзекләндерелгән социаль-көнкүреш һәм җитештерү объектлары ачыла.
Мисал өчен, бүген, ягъни 10 сентябрь көнне, җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте базасында Балыклы авылы янәшәсендә 1000 баш савым сыерларына исәпләнеп төзеләчәк һәм төзелеш эшләренең гомуми бюджеты 467 миллион сум булган товарлыклы-сөтчелек фермасы нигезенә тәүге таш салынды. Алан товарлыклы-сөтчелек базасында быел санаулы айлар эчендә төзелгән һәм төзелеш эшләренең гомуми суммасы 28 миллион сум тәшкил иткән терлек азыгы әзерләү үзәге файдалануга тапшырылды.
Хәзер уҗымнар чәчүнең актив чоры һәм алдагы ел уңышы турында уйланыр чак. Агроиминләштерү авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, көйсез һава шартларыннан курыкмыйча, алдан керемнәрне фаразлау өчен реаль мөмкинлек бирә. Бу хакта бүген барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сөйләде.
Драматург Таҗи Гыйззәтнең тууына 125 ел тулу уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Драматург Таҗи Гыйззәт” исемле китап күргәзмәсе куелды