Әлеге чараның максаты: табигать турында язган балалар язучыларының иҗаты аша табигатьне яратырга, аңа сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне дөрес тотарга һәм табигать күренешләре белән якыннан танышу иде. Чара барышында балалар табышмаклар конкурсында катнашты, ни өчен көзен яфракларның төсе үзгәрә, кошлар кая китәләр, көз көне хайваннар һәм бөҗәкләр нишли кебек сорауларга бергәләп актив җавап бирделәр.