Аның максаты - кошларның төрләрен һәм санын саклау. Әлеге көн уңаеннан Урта Мишә авылы китапханәсендә клуб белән берлектә «Кошлар -безнең дуслар!» дип исемләнгән экологик дәрес үткәрелде. Чара барышында балалар кошлар дөньясы белән таныштылар, кошлар турында ничек кайгыртырга кирәклеген, күп кошларның юкка чыгу алдында торуын белделәр. Экологик сәгать ахырында катнашучылар үзләренең яраткан кошларын сурәтләделәр һәм бу рәсемнәрдән «Исәнмесез кошлар, безнең дуслар!» исемле күргәзмә оештырдылар.
2025 елның 3 апрель көнне Теләче муниципаль районы ҖЧҖ «Август Теләче» хуҗалыгында тракторларга хәм арбаларга дәүләт техник карау уздырылды.
Балалар китабы киләчәк буынны тәрбияләүдә, тормышта дөрес юнәлеш сайлауда зур ярдәмче булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Әлеге көн уңаеннан Казаклар авылы китапханәчесе Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә «Китап - сер, китап - хәзинә, китап - балаларның иң яхшы дусты» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында балалар викторина сорауларына җаваплар бирделәр. Ахырдан китапханәче балаларны күргәзмәдәге кызыклы китаплар белән таныштырды, балалар күңелләренә ошаган китапларны алып укыдылар. Әдәби сәгать файдалы һәм мавыктыргыч булып үтте.
Нәкъ менә шул көнне дусларны һәм хәтта әти-әниләрне дә шаяртырга мөмкин. Матур, күңелле итеп көлү - ул искиткеч витамин һәм тормышның иң куәтле, иң кыйммәтле эликсиры. Шуңа күрә көлүнең кеше сәламәтлегенә уңай йогынты ясавына ышанырга була. Бәйрәм көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре «Көләргә рөхсәт ителә» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чарада катнашучылар тормышта булган кызыклы вакыйгалар белән уртаклаштылар, дуслары өчен скетч куйдылар. Әлеге көнне беркем дә үз хисләрен белдерергә оялмады, тирә-юньдәгеләргә күтәренке рух һәм шатлык бүләк итте.
Әлеге чара китапны популярлаштыруга, укуга җәлеп итүгә, киләчәк буынның рухи һәм интеллектуаль йөзен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Һәр кеше өчен китап гомер буе ышанычлы дус һәм алыштыргысыз ярдәмче булып тора. Чара барышында балалар үзләренең яраткан әсәрләре турында сөйләделәр, шигырьләр укыдылар, укыган китапларының геройларын искә алдылар. Очрашу «Әкиятләр укырга яратабыз» дип исемләнгән китап күргәзмәсе янында тәмамланды, анда теләгән һәркем уку өчен китап сайлый алды.
Дания язучысының әкиятләре күп буын укучыларга таныш һәм яратып укыла, алар дөнья әдәбиятының классикасына әверелде.
Әлеге акция бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 139 тулу уңаеннан уздырыла. Катнашучылар Г. Тукайның шигырьләрен яттан сөйләп, яисә әсәрләреннән өзекләрне сәнгатьле итеп укулары сорала, әлеге акция 20 апрельгә кадәр дәвам итә. Видеоязмалар китапханәнең электрон почтасына, яки 89867119678 номеры буенча кабул ителә. Хәзерге вакытта акциядә катнашучыларның саны актив рәвештә арта.
Әлеге көн гүзәл табигатебезгә һәм канатлы дусларыбызга хөрмәт тәрбияләү көне буларак та билгеләп үтелә. Халыкара кошлар көнен бәйрәм итү кысаларында, Айдар авылы китапханәсендә «Кошлар - табигать сакчылары» дип исемләнгән эко - викторина уздырылды.
Казаклар авылы китапханәсендә «Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы» кысаларында «Гыйлем - күңел күзен ачар, күңелдәге караңгылыкны бетерер» дип исемләнгән чара үтте. Китап укучылар төрле ярышларда үзара көч сынаштылар. Яратып укыган китаплары буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында яраткан китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.
Агымдагы елның 2 апрелендә Теләче муниципаль районы башкарма комитетының утырышлар залында, Теләче районы башлыгы А.Г.Фәтхуллин җитәкчелегендә юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды. Юл хәрәкәте иминлеге буенча комиссия утырышында “ЮХИ” ДБУнең Казан шәһәрендәге территориаль идарәсе башлыгы - Н.С.Агишев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы - И.Х.Кәримуллин, ТР Теләче районы буенча үзйөрешле машиналарның техник торышын күзәтү идарәсе башлыгы - И.Р.Баев, шулай ук Теләче муниципаль районы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе әгъзалары катнашты.