ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Балалар «Алма спасы»ның нәрсә икәнлеген белделәр, табышмаклар һәм мәкальләр чиштеләр, уеннар уйнадылар. Китапханәдә «Яблочные веселинки» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

21 нче август көнне  район мәданият йортында Теләче муниципаль районы укытучыларының  август киңәшмәсе булып үтте. Теләче урта  мәктәбе укытучылары   З.Н. Әсадуллина , А.П. Пашина,   Г.З. Фархуллина һәм Р.Р. Гузаирова  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мактау грамоталары  белән, технология укытучысы К.Г. Тимерханов “ Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр. Котлыйбыз!

20  август көнне Ю. Кибәхуҗа авыл китапханәсендә язучы һәм драматург Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел (1935-2012) булу уңаеннан "Күп- кырлы талантка ия шәхес" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.Күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды. Т. Миңнуллин иҗаты үзе бер дөнья. Әсәрләре тематик төрлелеге,жанр байлыгы белән соклану уята.

 

Китапханәче Россиянең дәүләт символлары тарихы, флагның һәр төсенең әһәмияте һәм гражданин тормышындагы әһәмияте турында сөйләде. Кызыклы викторина үткәрелде. Балалар шигырьләр укыдылар. Бу очрашу һәр кешенең Россиядә яшәве һәм үзен Бөек дәүләтнең бер өлеше дип санавы белән һичшиксез горурлануын тагын бер кат күрсәтте.

Россия флагы тарихы турында мәгълүмат бирелде. Балалар өчен тематик викторина үткәрелде, табышмаклар әйтелде. Бәйрәмдә катнашучыларның Россия флагын белү дәрәҗәсе тикшерелде. Бәйрәмдә шулай ук якташ язучыбыз Рашат Низами иҗатына нигезләнеп үткәрелгән видео конкурс җиңүчеләре дә бүләкләнде. Әлеге бәйгедә 35 видео белән 31 шигърият сөюче дусларыбыз катнашкан иде. Сезне алга таба да китапханә тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә актив катнашырга чакырып калабыз.

23 август көнне мәдәният хезмәткәрләре балалар белән әкятләр сөйләү буенча бәйге үткәрделәр. Бәйгедә балалар бик актив катнаштылар :татар халык әкиятләрен һәм язучылар язган әкиятләрне сөйләделәр. Шулай итеп ,без әкиятләр иленә сәяхәт иттек.

Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан Шармыш авыл китапханәсе «Триколор России» тематик китап күргәзмәсе янында «Гордо реет триколор»  дигән әңгәмә үткәрде. Әңгәмә барышында  кунаклар Россия дәүләте символларының берсе буларак флагның барлыкка килү һәм раслануы тарихын белделәр.  Кулланучыларга триколор тарихы, Конституция һәм Россия дәүләт символлары турында китаплар тәкъдим ителде.           Шунда ук "Россия флагы, гербы, гимны" кроссворды аша  Россия символлары турындагы белемнәреңне күргәзмәдән китмичә тикшерергә мөмкин иде. Китапханәгә килүчеләргә Россия Федерациясе флагы һәм дәүләт символикасы турында мәгълүмат бирүче матур итеп бизәлгән буклетлар таратылды.

Кайда гына яшәмәсен, гомер кичермәсен, авыл кешесе туган туфрагын юксынып яши. Бу турыда әдәби, шигьри әсәрләр, җырлар иҗат ителгән. Айдар авыл китапханәсендә дә, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан «Туган җирем, үскән җирем, гади генә бер авыл» дип исемләнгән фотоакция игълан ителде. Акция барышында авылыбызның матур урыннары сурәтләнгән фотолар, туган як гүзәллегенә багышланган шигырьләр, әсәрләрдән өзекләр ВК һәм социаль челтәр битләрендә  урнаштырылып барыла. 

2020 елның 22 август көнендә Олы Нырсы авылында яшәүче тыл ветераны Мөбинова Бәдерниса Гали кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан Бәдерниса апага Россия  Президенты Владимир Путинның hәм Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International