ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2020 ел
дүшәмбе

Шәтке авыл китапханәсе укучылары "Туган илем төсләре" Бөтенроссия фоточелендж-акциясендә катнаштылар.

Күренекле татар драматургы, язучы, публицист Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулуга карата 22 август көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Драмаларда күңел дөньябыз” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Туфан Миңнуллин әдәбиятка 1960 еллар башында юмористик хикәяләр һәм кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре белән килә. Туфан Миңнуллин — пьесалары илебез сәхнәләрендә иң күп уйнала торган татар драматургларының берсе. Ярты гасырлык иҗат дәверендә 40 тан артык пьеса иҗат иткән.

Бу бәйрәм 1994 елда РФ Президенты Указы белән билгеләнгән иде. Күкчә авыл клубында китапханә белән берлектә "Россия Дәүләтенең дан символы" дип исемләнгән  мәдәни чара үткәрелде. Клуб мөдире сүзләреннән балалар Россиянең үз флагы барлыгын, ул өч төстә һәм һәр төснең нәрсә аңлатуын белделәр. Балалар  төрле сорауларга җавап бирделәр, чара ахырында аппликация ясадылар.

20 август көнне Ачы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре ТАССР төзелүгә 100 ел тулу  уңаеннан "Минем Республикам – Татарстан” дигән танып-белү сәгате әзерләделәр һәм үткәрделәр,  балаларны ТАССРның барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, шулай ук, Татарстанның хәзерге вакытта ничек үсеш алуы турында сөйләделәр. Чара барышында балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр, Татарстанның төп тарихи этаплары һәм Республика символлары турында белемнәрен тулыландырдылар.

Әлеге уңайдан Максабаш авылы китапханәсе  мәдәният йорты белән берлектә “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар өчен “Туган илем- гүзәл бишегем ” дип исемләнгән информацион сәгать уздырдылар. Чара барышында балаларга бәйрәмнең тарихы, Россия – бәйсез дәүләт, үз территориясе, дәүләт теле, үз законнары, бөтенхалык тарафыннан сайланган Президент турында сөйләнде. Россия дәүләтчелеге символлары – флаг, герб һәм гимн турында  мәгълүмат укучыларда зур  кызыксыну уятты. Әңгәмә барышында балалар Россия флагы тарихы, төсләре турында күп яңалык белделәр.

Ак, зәңгәр, кызыл төсләрдә Россиянең данлы тарихы, аның төп рухи-әхлакый кыйммәтләре, куәте, бөеклеге чагылдырылган. Ил тормышындагы иң мөһим вакыйгалар Дәүләт Флагы күтәрелү белән билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Нырсы авыл китапханәсендә  «Три цвета России» дип исемләнгән  дәрес үтте

Татарстан Республикасы халыкны эш, хезмәт белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Теләче муниципаль районындагы «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында " Өлкән буын кешелләрен тәрбияләү мәктәбе " технологиясе уңышлы эшли башлады. Дэреслэрне махсус укулар узган педагог,булек модире Шайхутдинова Ф.Р. алып бара.

Өч төстәге әләм Россия дәүләтенең барлыкка килүе белән аерылгысыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. Бу көнне Әбде авыл китапханәсендә «Российский флаг - наш символ и богатство» дип исемләнгән күргәзмә куелды; мәктәп һәм мәдәният йорты белән берлектә «Три цвета Радуги» дигән исем астында уен-сәяхәт үткәрелде. Чара барышында балалар өчен Россия Федерациясе флагы тарихына экскурсия, викторина үткәрелде.

Күкчә авыл клубының инстаграм челтәрендә  мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан 23 нче июль көнне игълан ителгән "Мин табигать баласы"дип исемләнгән онлайн фотоконкурска 23 нче август көнне куелган лайклар буенча нәтиҗә чыгарылды:
1нче урынны Зиятдинова Самира;
2нче урынны Розыева Эльмира, Розыева Ләйсән;
3 нче урынны Халиуллина Ясминә,Гатауллин Ислам,Антонов Әмирләр яулады. Әлеге онлайн рәвештә үткәрелгән чарада балалар бик теләп катнаштылар,аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International