Алар - халкыбызның әдәби мирасы. Әкиятләр аша балаларны матур һәм сәнгатьле укырга өйрәтү, иҗади сәләтләрен арттыру, әкиятләр аша дуслык, тыйнаклык,шәфкатьлелек сыйфатларын арттыру максатыннан Алан авыл китапханәсендә “Әкият укыйм, тыңлагыз!” дип исемләнгән мәдәни чара уздырылды.
25 август көнне Олы Нырсы мәдәният бакчасында китапханәче мәдәният йорты директоры белән берлектә балалар белән “Туган җирем - Олы Нырсым” дип исемләнгән әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында туган авылыбызның чишмәләре,авыл урамнары, болыннар исемнәре буенча фикер алышынды.
Чөнки ул мәдәният, кыйммәтләр һәм гореф-гадәтләр белән тыгыз бәйләнгән, халык традицияләрен саклый һәм тапшыра. 2020 ел Россиядә халык иҗаты елы дип игълан ителде. Халкыбызның күңеле чиксез. Безнең халык һәрвакыт бай фантазия, кул сәнгате һәм хезмәт сөючәнлеге белән аерылып тора. Шармыш авылы китапханәчесе «Почемучки» клубы укучылары белән «В гостях у сказки, и не только…» дип исемләнгән онлайн квестта катнашты.
22 август көнне Үзәк авылы китапханәсендә китапханә берләшмәсенә йөрүче балаларга «Россиянең төп символы» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
23 август көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән әкият укуны оештырдылар. Бу чараның башында китапханәче укучылар белән “ Ялкын” журналына күзәтү ясады. Ә укучылар чиратлашып журналдагы әкиятләрне укыдылар. Кичә мавыктыргыч үтте.
Илебезнең төп символларына патриотлык һәм хөрмәт күрсәтеп, әлеге хисләрне балаларга сеңдереп, без аларның гражданлык үзаңын тәрбиялибез, чорларның какшамас бәйләнешен һәм буыннарның дәвамчанлыгын саклыйбыз.
Әлеге уңайдан Казаклар авылы китапханәсендә “Хыялый балачак” берләшмәсенә йөрүче балалар белән брлектә “Россия флагы безнең горурлыгыбыз!” дип исемләнгән информацион сәгать узды. Чара барышында балаларга бәйрәмнең тарихы турында сөйләнде. Россия дәүләтчелеге символлары – флаг, герб һәм гимн турында мәгълүмат җиткерелде. Әңгәмә барышында балалар «22 август - Россия Федерациясенең дәүләт флагы көне” дип исемләнгән күргәзмә белән таныштылар.
23 август көнне Шармыш авыл китапханәсендә Курск сугышында совет гаскәрләре немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көненә багышланган «Бөек илебезнең Бөек сугышы» дип исемләнгән тарих сәгате узды. "Почемучки" клубына йөрүчеләр игътибарына "Ватан сугышы геройларын хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез" презентациясе тәкъдим ителде. Аннары Бөек Ватан сугышында катнашканнарның батырлыгы турында әңгәмә узды. Китапханәче Б. Н Полевойның «Чын кеше турындагы хикәя» әсәре белән таныштырды.
Әлеге көн бер яктан истәлекле булса, икенче яктан ватандашларыбыз алдында горурлык хисләре уята. Традиция буенча бу көнне Шәтке авылы китапханәсендә “22 август Роосия Федерациясе Дәүләт флагы көне” дип исемләнгән рәсемле китап күргәзмәсе эшләп килә. Китапханәче китап укучыларны әлеге күргәзмәдәге Россия флагы тарихы белән таныштырып тора.