Нәкъ 100 ел элек, 1920 елның 28 августында, беренче совет халык санын алу башланды. Халык санын алу Россия халкының 75% -ын гына үз эченә алган, чөнки илнең берничә төбәгендә хәрби операцияләр әле дә алып барыла. Демографик җанисәп кораллары дүрт формадан торды: шәхси таблица, фатир картасы, йорт реестры һәм хуҗаларның урнашкан исемлеге. Шәхси таблица бөтен җирдә тутырыла, һәм фатир картасы һәм шәһәр торак пунктларында, хуҗаларның урнашкан исемлегендә - авыл җирлегендә теркәлә.
Балаларга чишмә суының никадәр файдалы икәне аңлатылды. Чишмә суын балалар әти-әниләренә күчтәнәч итеп өйләренә дә алып кайттылар.
22 август – Дәүләт флагы көне уңаеннан Алан авылы китапханәсендә ”Сабыйга” берләшмәсенә йөрүче китап укучы балалар өчен туган илгә, дәүләтебез символларына мәхәббәт тәрбияләү максатыннан патриотик чара үткәрелде.
Бу көнне террор актлары корбаны булган кешеләрне искә алу көне дип игълан ителде.
Һәр милләтнең үз Хәтер көне, димәк, үз ачы тарихы бар. Бу фаҗигаләрне беркем дә онытмасын өчен, кешеләр иң масштаблы терактларны истә тотарга тиеш. Әбде авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр аудиториясе һәм өлкән буын арасында гражданлык-хокукый, гомумкешелек, югары һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне алга җибәрүгә юнәлдерелгән чара үткәрде. Инвалидлар янына бардылар, авыл халкына терроризмга каршы агарту буенча буклетлар тараттылар, террорчылык янавы килеп чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булган вакытта үтәлергә тиешле саклык чаралары турында искәрттеләр.
Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән “Һичкайчан онытылмас батырлык” исемле темага тарих сәгать үткәрделәр.
25 август көнне Олы Мәтәскә мәдәният йорты хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән “Көйне уйлап тап” дип исемләнгән музыкаль кичә үткәрделәр. Бу ярыш командалар арасында узды.Ике команда да бик актив катнаштылар. Бу чара балаларга бик ошады.
Фестиваль кысаларында, 25 август көнне Максабаш мәдәният хезмәткәрләре “Бергәләп уйныйк” дип исемләнгән уен программасы оештырдылар. Программа барышында балалар халык авыз иҗаты белән таныштылар, милли халык уеннарын уйнарга өйрәнделәр. “Чуалыш” яки “Мәсьәлә чишү” уенын видеога төшереп, ролик төзеделәр.
Асфальтта рәсем ясау-балалар өчен бик мавыктыргыч шөгель. Акбур белән рәсем ясау карашны, фикерләүне, вак моториканы, иҗади сәләтне үстерә, ә иң мөһиме, яхшы кәеф тудыра. Шармыш авылы мәдәният хезмәткәрләре, балаларга акбур белән рәсем ясау мөмкинлеге бирә алганнар, ләкин асфальтта түгел, ә агач идәндә, чөнки авылда асфальт өслеге бары машиналар йөрү өлешендә генә, бу безнең яшь рәссамнарыбызның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркынычсыз түгел. Ә иҗат өчен тема «ТАССРның 100 еллыгы» итеп сайланган иде. Карагыз, нинди матурлык килеп чыккан!
23 нче август көнне Күкчә авылы клубында төрле берләшмәгә йөрүче балалар белән “Табигать ул тиңсез хәзинә” дип исемләгән экскурсия оештырылды.Әлеге чарада балалар төрле уеннар уйнадылар, күңелле ял иттеләр.