Фестиваль кысаларында, 25 август көнне Максабаш мәдәният хезмәткәрләре “Бергәләп уйныйк” дип исемләнгән уен программасы оештырдылар. Программа барышында балалар халык авыз иҗаты белән таныштылар, милли халык уеннарын уйнарга өйрәнделәр. “Чуалыш” яки “Мәсьәлә чишү” уенын видеога төшереп, ролик төзеделәр.